Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбендә "Әбием сандыгыннан" күргәзмәсе (фотоларда)

Олы Әтнә урта мәктәбендәге күргәзмә белән танышып кайткач, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен онытырга хакыбыз юклыгына тагын бер кат инанып кайттым. Әни, мәктәбебездә "Әбием сандыгыннан күргәзмәсе куелды. Шулкадәр матур итеп чигелгән әйберләр бар. Килеп, карап китмисеңме? Исең китәрлек. Сыйныфташым Рафаэльнең әнисе дә бик матур итеп чигә икән. 7 Б сыйныфында белем алган...

Олы Әтнә урта мәктәбендәге күргәзмә белән танышып кайткач, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен онытырга хакыбыз юклыгына тагын бер кат инанып кайттым.

  • Әни, мәктәбебездә "Әбием сандыгыннан күргәзмәсе куелды. Шулкадәр матур итеп чигелгән әйберләр бар. Килеп, карап китмисеңме? Исең китәрлек. Сыйныфташым Рафаэльнең әнисе дә бик матур итеп чигә икән. 7 Б сыйныфында белем алган удымның шулай сокланып, тәфсилләп сөйләве нык тәэсир итте, Олы Әтнә урта мәктәбенә юл алдым.

  • Гыйнвар аенда өченче елын уза мондый күргәзмә. Беренче елны гаилә белән бәйләдек. Узган ел "Әтиемнең алтын куллары" дип аталды. Быел гыйнвар ае сәнгать айлыгы буларак билгеләп үтелүен истә тотып, "Әбием сандыгыннан" дигән темага багышладык, - диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Галиуллина.

    Әлеге күргәзмә башлангыч мәктәптә дә оештырылган. Тик шулай да чәршәмбедән башлап, башлангыч мәктәпнең һәр сыйныфын бирегә экскурсиягә алып кереп, һәр эшнең кечкенә генә тарихы белән таныштырачаклар.

    Чыннан да, карарлык, сокланырлык чигүләр бик күп монда. Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Гөлсу Гарипованың кул эшләреннән дә күзне ала торган түгел. Чигелгән чәчәкләрдән хуш ис бөркеләдер кебек. Ничә еллар әбиләребеә сандыкларында сакланганнары да үз төсен, матурлыгын, күңел җылысын югалтмаганнар.

  • Мондый күргәзмәне оештыру максаты - балаларыбызны халкыбызның мирасы, гореф-гадәтләре таныштыру. Эзләнүләр вакытында алар әби-бабайлары белән аралаштылар. Тарихны ишеттеләр, - диде Динә Рәиф кызы.

    Чыннан да, бүгенге тынгысыз җәмгыятьтә якыннарыбыз белән аралашырга вакыт таба алмаганда, бу бик кирәкле гамәл. Балаларыбыз милләтебезгә генә хас шундый хәзинәләребез барын белеп үсеннәр иде. Ватанпәрвәрлек, милли горурлык нәкъ менә шуннан башлана да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев