Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары сынатмаган
Казан шәһәренең "Патриот" хәрби хәзерлек үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр!" дигән республика хәрби-спорт уеннарының зона этабы узды. Әлеге уенда районыбыз данын Мәгъсүмов Нәкыйп Әлтәф улы җитәкләгән, "Орлята" исемле команда яклады. Спортчылар теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар. Чараның теоретик өлешендә уенчылар илебез, республикабыз тарихы, медицина темаларына караган сорауларга җаваплар эзләделәр. Практик...
Казан шәһәренең "Патриот" хәрби хәзерлек үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр!" дигән республика хәрби-спорт уеннарының зона этабы узды.
Әлеге уенда районыбыз данын Мәгъсүмов Нәкыйп Әлтәф улы җитәкләгән, "Орлята" исемле команда яклады. Спортчылар теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар. Чараның теоретик өлешендә уенчылар илебез, республикабыз тарихы, медицина темаларына караган сорауларга җаваплар эзләделәр. Практик өлешендә автоматны сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату һ. б. шундый күнегүләр эшләүдә ярыштылар. Мәктәбебез җыелма командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Команда турникта тартылуда - 1, автомат җыюда - 2, 60 метрга йөгерүдә - 3 урыннарга лаек булды. Шәхси беренчелектә Фидаева Гузәл "Автомат җыю" конкурсында -2, Гатауллин Инсаф "Турникта тартылу" конкурсында 3 урынга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев