Олы Әтнәдә зират чистарту
Экология елы уңаеннан күп эшләнде: урамнарны һәм юл буйларын җыештырдык, агач-куаклыклар утырттык...
Безнең тагын бер омтылыш ясавыбыз кирәк. Кышкы чорга аяк басканчы чүп-чардан арыныйк! Күпләр, "Кар яугач, чүп-чар күренми ул", дип фикер йөртә. Тик ул шакшылык, яз җитеп, кар эри башлауга "баш калкытачак". "Үзебез өчен" дигән төшенчәне кулланышка алыйк әле. Капка төбен, ишегалдын, йорт-җирләрнең әйләнә-тирәсен, үзебез эшләгән оешма территорияләрен җыештырып куйык. Читтән килеп пычратмыйлар, димәк, үзебез үк җыештырыйк! Күз алдында район үзәген генә тотмыйк, авылларга да кышка кергәнче чистарыну зыян итмәс. Каядыр илтеп чүп-чар өю, кеше күрми дип коры елга, куаклыкларга илтеп ташлау бер дә булган эш түгел. Табигатькә генә түгел, тирә-яктагыларга, шул исәптән үзеңә дә төкереп карау бу.
Олы Әтнәдәге зиратларны кабат оешмалар гына чистарта. Гамьсезлегебезгә, ваемсызлыгыбызга әби-бабайларның рухы рәнҗи күрмәсен инде. Олы Әтнә авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев җитәкчелегендә бер төркем төрле оешма эшчеләре соңгы арада гына өченче тапкыр зират җыештыралар. Алар белән корыган ботак, чыбык-чабык, хәтта зур агачларны күчкә өеп, яндырган вакытта очраштык. Фикерләре уйланырга мәҗбүр итә.
- Эшләргә авыр түгел, тик кеше җитешми...
- 4 елыбыз шушында үтеп китәр инде ... - Монысы техникум студентлары моң-зары.
- Мәчеткә йөрүче өлкәннәр генә булса да, килергә тиешләр бит. Башка авылларда киләләр, эшлиләр...
- Ә без эшләсеннәр димибез. Күрсәтеп, өйрәтеп торсалар да ярый.
Кечкенә авылларда зиратны чистартырга мулла абзый яки мәчет картлары өйдән-өйгә кереп, чакырып йөриләр. Нәтиҗәсе бар, киләләр. Чөнки, бер дә теләмәсәк тә барыбызга да шунда барасы. Чисталыкны барыбыз да яратабыз. Әйдәгез, чиста булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев