Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытылмас мәхәббәт - «Әтнә таңы»

Онытылмас мәхәббәт - «Әтнә таңы» Кинәт күктән йолдыз атылды. Рафил шунда каушап калды. Тел очындагы ике теләк арасында ничәдер мизгел генә түгел, бәлкем,айлар, еллар буе да буталып яшәр әле ул? Һәм ул 2 ел булган вакыйганы искә төшерде. Рафил үзләренең 9 ел укыган мәктәбен ташлап, 10 нчы класска күрше авылга...

Онытылмас мәхәббәт - "Әтнә таңы" Кинәт күктән йолдыз атылды. Рафил шунда каушап калды. Тел очындагы ике теләк арасында ничәдер мизгел генә түгел, бәлкем,айлар, еллар буе да буталып яшәр әле ул? Һәм ул 2 ел булган вакыйганы искә төшерде. Рафил үзләренең 9 ел укыган мәктәбен ташлап, 10 нчы класска күрше авылга 5 егет һәм 4 кыз килделәр. Яңа мәктәптә бу егетләргә күз төшерми калдырган кызлар санаулы гына булгандыр, чөнки һәрберсе анда парлашып беттеләр. Менә Рафил дә үзенең йөрәгендә бер кызга урын тапты. Ул кыз Ясминә иде. Ясминә тәнәфес саен спортзалда баскетбол уйннарга төшә торган булды. Рафил моны күреп, дусты Илһам белән уйнарга булдылар. Ясминә үзе генә дә түгел иде,чөнки бер белмәгән егетләр арасында чуалып йөрүне дөрес аңламады ул. Уен кызып киткән чакта Рафил мөмкинлек булган саен Ясминәнне кочаклады, матур сүзләр белән дәште, тагы төшәсеңме дип сораштыргалый иде. Күрәсен Рафил гашыйк булган. Ясминә дә аңгыра түгел,аңлый иде. Шуңа күрә ул Рафилдән качкалап йөрде. Рафил әллә ни матур да түге иде, фигурасын да ашап бозган бит. Кызларга андыйлар кызык та түгел. Шулай да Ясминәгә Рафил ошамады. Ясминә Рафил белән йөри башлармын дип тагы курыкты. Ә Рафил аны ярата иде... Киләсе көнгә ничектер Ясминә Рафил белән бергә Чулпанны күрде. Әллә йөриләр инде? Ясминә бер әйбер дә аңламады. Хә тәнәфес саен алар бергә,кочаклашып торалар. Ахрысы йөриләр... Ләкин Ясминә аларны бик тиз онытты. Нәрсәгә соң алар аңа? Ясминәнең бит егете бар,Илназ. Ул аны бик нык ярата.Аңа шул җиткән. Шулай бер көндә Ясминә малайлар белән шаяра башлады. Аларның аркаларына төрле наклейкалар ябыштырды. Рафил дә каршысына килгәндә, аңа да ябыштырды. Рафил бер әйбер дә аңламыйча тик басып торды. Өйгә кайткач, Рафил Ясминәгә язарга булды. Аларның әңгәмәсе сүзгә сүз саен барып торды. Алар дуслашып киттеләр. Рафилнең мәхәббәте Ясминәгә сүнмәгән иде. Ясминәне яратуын бары ул һәм дусты Илһам гына белә иде. Ә Чулпан? Чулпанны ул яратмый иде. Әйе,бәлки ул аңа ошыйдыр, ләкин Ясминәне яраткан шикелле үк түгел иде. Рафил үзе дә аңламый иде бу хәлне. Ясминәнең дә егете бар, ул мәктәптә Илназ белән йөри . Алар мәктәпнең иң матур парлары бит. Рафилнең дә кызы бар. Ләкин ул аны яратмый... Берьюлы Ясминә шулай Рафилдән көлергә уйлады. Интернет аша "Мин сине яратам бит"- дип язды. Һәм бераздан "мин шаярдым"- язды...Ә күрәсең Рафил моны җитди аңлаган,чөнки ул куанычыннан нишләргә белмәде. Шаярдым дигән сүзен дә күрмәде... Илназга да әйтте, Чулпанга да, һәм азагында ул яраткан кызының,Ясминәнең мәхәббәтен юка чыгарды. Илназ Ясминәне ташлады. Һәм Ясминә атна буе мәктәптә күренмәде дә. Рафил үзен гаепле санады, чөнки бераздан соң Чулпан "Рафилемне югалттым"- дип аягын сындырып, больницадан кайтмады. Рафил шул ялгышы аркасында,ничә парны бозды бит... "Эх юләр бит - мин" дип сүгеп тә карады. Һәм яңадан шул смсларны укып чыкты. Ясминәнең "мин шаярдым" дигән смсын күргәч,барсын да Илһамга сөйләде. Илһам шулай ук:"Әй, Рафил,Рафил... нишләп син шундый соң?"- дип сүкте. Рафил хә бәлки Илназ белән Ясминәнең мөнәсәбетен төзи алырмын дип, Илназга бар нәрсәне сөйләп бирде. Илназ бик нык үкенеп: " Ясминәмне югалттым бит мин, аңгыра баш," дип үз-үзен сүкте. - Бернәрсәсез аны гына кайтарыр идем мин - дип тә ялварды. Ә бу сүзләрне Ясминә телефон аша ишетеп торган иде. Ясминә"Илназ мин дә сине бик нык яратам,гафу ит мине зинһар" - дия-дия,елап ук җибәрде. Илназ: "Көт,мин хә киләм" генә диде. Һәм Рафилгә рәхмәт әйтеп Ясминәнең өенә чапты... Әйе бу хәлләрне ул башына кирпеч белән суксалар да онытмас,ахрысы. Мондый зур хатаны башка эшләмәстер ул,чөнки бәхет эзли-эзли,ул тәҗрибә генә ясады. Ә аның бит хә бар да әйбәт,үзе теләгән КФУга керде, эзләгән мәхәббәтен дә тапты,әти-әнисен дә,бәхет өчен күп кирәкми шул,ләкин соңы чиктә генә аңлашыла, йолдыз атылып,хыял әйтүне файдасы монда юк та иде. Ләкин ул барыбер Ясминәне оныта алмады. Бер генә тапкыр шул кызны күрим әле диеп хыялын әйтте. Ләкин йолдыз атылган иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев