Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытырлык түгел...

Җиңү көне якынлаша. 9 май - минем өчен бик олы бәйрәм. Безнең төрле газаплар, ачлык, юклык, көч җитмәгән эшләрдә катнашып, зәгыйфьләнеп, кибеп яшәгәннән соң килгән бәйрәм ул! Мин 18 яшемдә Дусым авылына укытучы булып укытырга килдем. Балалар, аларның әти-әниләре белән аралашып, уртак телне тиз таптык. Ул вакыттагы хезмәт хакы -...

Җиңү көне якынлаша. 9 май - минем өчен бик олы бәйрәм. Безнең төрле газаплар, ачлык, юклык, көч җитмәгән эшләрдә катнашып, зәгыйфьләнеп, кибеп яшәгәннән соң килгән бәйрәм ул!
Мин 18 яшемдә Дусым авылына укытучы булып укытырга килдем. Балалар, аларның әти-әниләре белән аралашып, уртак телне тиз таптык. Ул вакыттагы хезмәт хакы - 25 сум. Тынычлап бер ел эшләп, отпуска акчаларын алып, сөенеп кенә яшисе иде дә, булмады.
1941 елның июнь аенда сугыш башланды. Җәйге ял вакытында 1942 елда Сосновка хәрби лагеренда, 1943-44 елда Тәтеш хәрби лагеренда сугыш һөнәренә өйрәттеләр. Таләпләр каты, командирлар усал, үзебез ярым ач идек. Кыш эшләп, җәйге ял акчаларын бирмәделәр. Колхозда эшләп тамак туйдырырга куштылар. Мин ат та җиктем, урманга утынга да бардым. Ындырга көлтә, борчак саламы ташыдым. Бергә эшләгән иптәшем карт Хисами абый иде. Хәтерлим шулай, Казаннан бер студент кыз - Рәисә Аятова килде. Без печән җыябыз, ул безнең белән басуга газета алып чыга. Безне, аз гына бушаган арада, фронт хәлләре белән таныштыра. Бервакыт шулай райкомолдан хәбәр килде: "Кызыл олаулар оештырырга!" Арбага 6-7 капчык салып, Алат спирт заводына ашлык илтергә булдык. Янәсе, без комсомоллар. Алдагы беренче олауга кызыл флаг та куйдык. Бер дә онытмыйм, үземнең авырлыктагы капчыкларны селкенеп торган басмадан күтәреп ташыдым. Иң авыры бу түгел әле, үз тамагын туйдыра алмаган колхозчыдан салым таләп итү иде. Мәҗбүри 200 литр сөт, 100 күкәй, 40 кг ит, 15 кг кипкән бәрәңге җыйган чак. Шуңа өстәп районнан хәбәр килә: самолетлар эскадрильясенә, танклар колоннасына, балалар йортларына ярдәм җыярга. Күз алдыгызга китерегез әле, сугыш чорында бу, әлеге эшләрне ничек башкарырга була, хәзер күз алдына китерү дә авыр. Бөек Җиңү яынлашкан көннәрдә үзәкләрне өзеп, менә шул чаклар искә төшә. Халыкның мөлдерәмә тулган күзе, хәлсез йөзе, әйткән сүзләре онытылмый. Әле дә күңел парә-парә килә.
Яшьлек нинди заман булуга карамый, үзенекен итә. Язын карлар эреп җирләр кипкәч, уеннар оештырабыз. Билгеле инде җырусыз булмый:
Минем дустым армиядә,
күкрәгендә медале.
Сынатмый ул сугышта да,
шуңа яратам аны.
Көймә килә, көймә килә,
көймә килә итәкләп,
"Ранный" булсаң да кайта күр,
үзем йөрим җитәкләп.
Биек тауның итәгендә
машиналар гаражы
Тигез мәхәббәтне аерды
Гитлер дигән "заразы"...

"Бас әйдә, Өммегөлсем, бас әйдә станокка", уеннарын уйныйбыз...
Яшьлек авыр булды, хәзер дөньяның җәннәтендә яшәп ятам, рәхмәт балаларыма! Илләр тыныч булсын, төзелеш­ләр гөрләп торсын, игеннәр шаулап үссен, бәбиләр туып, шаярып үсеп торсыннар, әби-бабайлар пенсиясен алып торсын, капка төпләрендә утырып гәп корсын, ашыкмасыннар гүргә, урыныгыз булсын түрдә. Картлар белән бергә яшәгән яшьләргә Ходай сабырлык, сәламәтлек, озын гомер бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев