Орнашбашның гасыр әбие
Авылымдагы олыларны бик хөрмәт итәм. Бу дөньяның бар сабырлыгы, җылысы аларда кебек тоела миңа.
Орнашбашымда иң олысы, күршем - Әминә апа, аннан азга гына калышкан Хәдичә апа 100нче яшьләре белән гомер итәләр. Ә ул гомерне узганда аз күрелмәгән. Хәдичә әби дә ара-тирә күз яшьләрен тыя алмады.
Хәкимова Хәдичә апа Фәттах кызы 1913 елның декабрь аенда Орнашбаш авылында дөньяга килә. 15 яшендә үк газиз әнисен югалта. Үз әнисе Яңа Җөлби авылыннан була, аннан соң үги әнисе белән тора. "Үги әниемә "әни" дип дәшсәм дә, "әү" димәде миңа, - дип искә ала әби.
- Шушы авылда тудым, үстем, Аллага шөкер. 1930 елны бик яшьли Бари исемле егеткә кияүгә чыктым. 11 бала таптым, 9ын үстердем. Дүртәвен җиргә салдым, җир йөзендә 7 балам бар әле. Берсе 4 яшендә кызамык белән, берсе авыртып үлде, бер улым үз-үзенә кул салды. Аерым хуҗасын да, колхозын да күрә Хәдичә әби. Бүген авылыбызның мәхрүм калганын күреп, җәлли. 2005 елда кызы Мөнирәнең улы үлгәч, иптәшкә аның нигезенә менә. "7 елдан артты монда яшәгәнемә. Өемдә дә кеше бар, Аллага шөкер. Менә хәзер пенсия алып, шуның белән утырып торам. Дәүләтебез акча бирә, кызым карый", - ди. Әбинең озак яшәве белән дә кызыксынам.
- Аллаһы Тәгалә сөеп биргән гомерне сәламәтлек белән яшәдем. Сәламәт балалар биргән, шөкер. Яшь вакытта телевизор күрмәдек, радио ишетмәдек, хәзер бар да бар. Аягымда йөреп торам, ашарга бар, өй җылы, бик рәхәттә яшим. Балаларым кире кайтып борчымады, барганы барган белән, алганы алган белән торды, - ди ул.
- Бөтен сере шул аның, - дип сүзгә кушыла кызы Мөнирә апа. - Кешедән көнләшми, булганына куанып, ачу сакламыйча, уен-көлке белән үз көнен үзе күрә. Ә күргәннәре: 1997 елда ирем Ринат вафат булды. Аның кырыгын да укытмаган идек, Якутиядәге улын, күзе начар күрә башлагач алып кайттык, март ахыры иде. Монда кайткач өч ай гына торды да, июнь ахырында үлеп китте. Сентябрь аенда кодагые Разыя үлде. 1952 елгы Казандагы сеңлебезнең ире дә шушы айда дөнья куйды. Өйдәге абыйның килене вафат булды. Болар барысы да әниемнең йөрәгендә инде. Хәзер 6 кызы, бер кияве, 2 килене бар. Мамадышта бер улы яши. Саный башласак, 80ләп җыелабыз... Әти 1984тә үлде, 54 ел иңне-иңгә куеп, бергә яшәделәр.
- Тормыш иптәшемне башта сугышка алмадылар. Колхоз оешкач та авылга трактор, машина кермәде. Ат көче белән эшләнә иде. 1937 елларда Үрнәккә барып, тракторлыкка укыды. Чүрилегә барып, сугышка кадәр шунда эшләде. Сугыштан ике култык таягына асылынып кайтты. Аягында җәрәхәт күп иде. Сугыш чорында ач булмадык, чөнки иптәшем эшләде. Җитмәгәндә үләнен дә, балчыгын да ашадык. Шөкер, балаларым хәергә йөрмәде, үзем дә, - дип, үткәннәрен барлый Хәдичә әби. Ул елларда хатын-кыз эшләгәннәрне санап бетереп буламы соң, Хәдичә әби дә барына да өлгерә, печәнгә төшсәләр иң элек, чалгы тотып ул баса. "Су буена төшеп, түгәрәкләп балчык казый идек. Аңа тагын су сибеп, тәпи басып җебеттек. Конюшни тирәсендә кая вак салам бар, шуны алып төшеп яңадан таптап кирпеч суктык. Балчыгын арба белән кирпеч ясый торган оясына илтә идек. Берәү тутырып тора, кайсыбыз балчык китерә... Шулай итеп фермалар эшләдек. Таратып бетерделәр, ачуым килә колхозның болай булганына. Бик күп көч түктек бит... Дөньялары тыныч булсын инде", - дип өстәп куя. Теләкләрең кабул булсын, әбекәй, ә үзең сәламәт бул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев