Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГО бәясе артырмы?

Россиянең автоиминиятләнүчеләр союзы ОСАГО буенча иминият полисы расчетларын кабат карап чыгуны сорый. Әйтүләренчә, бәяне күтәрә һәм төшерә торган коэффициентны үзгәртергә кирәк.

 

Беренче чиратта территория коэффициентларын үзгәртүне сорыйлар. Моны юл һәлакәтләренә бәйләп карарга тәкъдим итәләр. Әйтик, юл һәлакәтләре аз булса, коэффициентны киметү отышлы икән. Мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургкның бүгенге коэффициентлары шактый ук кимергә мөмкин. Алар фикеренчә Идел буе, Төньяк-Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә, киресенчә, коэффициентлар тиешледән азрак икән. Мисал өчен Ульянда ул 80-90 процентка артырга тиеш, диләр.

Моннан тыш двигатель куәтенә бәйле коэффициентны 10нан 35 проценткача киметүне сорыйлар. Йөртүченең яше һәм стажына бәйле коэффициент та үзгәртелергә тиеш дип саныйлар.

Барысын исәпләгәч, түбәндәге картина туа. Мәскәү һәм аның өлкәсендәге, Санкт-Петербург һәм тагын кайбер шәһәрләрдәге куәтле машина хуҗалары отышта калачаклар. Күпчелеккә, киресенчә, күбрәк түләргә туры киләчәк. Шөкер, әлегә ул закон буларак кабул ителмәде.

Исегезгә төшерәбез: 11 октябрьдән ОСАГО полисының база өлеше 25 процентка диярлек артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев