Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Парижда Сабан туе батыры булып Теләче көрәшчесе танылды

Россия көрәшчеләренең барысы да үз авырлык үлчәвендә җиңүче булган.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 24-25 май көннәрендә Парижда милли бәйрәм - Сабан туе кысаларында халыкара көрәш турниры узды. Марс кырындагы турнирны Россия һәм Халыкара көрәш федерацияләре оештырды.

Парижга бил алышырга Россия данын якларга Татарстан көрәшчеләре - Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Башкортстаннан, соңгы елларда республика ярышларында Теләче районы өчен бил алышучы Артур Зөлкәрнәев киткән иде.

Егетләр өчесе дә уңышлы чыгыш ясаган - үз авырлыкларында - 70, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәүдә җиңүче булган.

Ә баш батыр - Теләче егете Раил Нургалиев. Раил быел федераль Сабан туенда баш батыр булып танылган иде инде.

Чыганак: tatar-inform.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев