(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чит илләрдәге югары уку йортларында безнең укучыларның белем алырга теләве начар түгел. Бу омтылыш изге һәм без аларга ярдәм итәчәкбез, диде бүген парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укучылар сорауларына җавап биреп.
"Бездә югары белем бирү, урта һөнәри белем бирү өлкәсе тармакланган. Теләсә кайсы белгечлек буенча да республикада уку йортын сайларга мөмкин. Барлык ВУЗлар да диярлек югары категорияле. Алар ярыйсы ук тирән белем бирә һәм көндәшлеккә чыдам белгечләр әзерли. Укытучылар биргәнне сеңдереп, интернет аша өстәмә белем алучыларның Гарвардка керергә барлык мөмкинлекләре бар. Ничек кенә булмасын, туган җиреңдә уку акча ягыннан да җиңелрәк булачак. Туган ягыгыз белән элемтәне дә югалтмаячаксыз. Һөнәрен дөрес сайлап, белем алучылар эш белән тәэмин ителгән булачак", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, һәр кеше дә югары белем алырга тиеш түгел дигән гыйбарәне җәмгыять аңлады. "Безгә хәзер эшче һөнәр вәкилләре кирәк. Аларның кешеләр арасында дәрәҗәсе түбәнәйдеме соң. Мисалга, Казан Авиация заводын алыйк. Без дөньяда иң яхшы Ту-160 очкычлары чыгарабыз. Аны эшче куллар, мастерлар, инженерлар үз куллары белән эшли. 1990 елларда, авыр чакларда заказлар булмаганлыктан, завод эшчеләре таралган. Хәзер исә клепкалар ябыштыручы (клепальщик) һөнәренә ихтыяҗ зур", - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бу эшкә өйрәнү өчен югары белем түгел, ә "алтын куллар" кирәклеген билгеләп үтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев