Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Педиатр 2 яшьлек бала үлемендә гаепләнә

Нурлаттагы ике яшьлек бала үлемендә үзәк сырхауханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Резеда Юнысова гаепләнә. "Зона права" хокук саклау оешмасы мәхкәмәнең 5 майда башлануын хәбәр итте. Былтыр 31 июльдә медицина учреждениесенә ике яшьлек кыз бала китерелә. Тикшерүчеләр фаразынча, Юнысова тиешле процедураларны үткәрмәгән һәм баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләгән. Мөдир дежур табибка...

Нурлаттагы ике яшьлек бала үлемендә үзәк сырхауханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Резеда Юнысова гаепләнә. "Зона права" хокук саклау оешмасы мәхкәмәнең 5 майда башлануын хәбәр итте.

Былтыр 31 июльдә медицина учреждениесенә ике яшьлек кыз бала китерелә. Тикшерүчеләр фаразынча, Юнысова тиешле процедураларны үткәрмәгән һәм баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләгән. Мөдир дежур табибка балага күзәтчелек итәргә кушмыйча, өенә кайтып китә. Нәтиҗәдә, 15 сәгать буе балага медицина ярдәме күрсәтүче булмый.

Тикшерүчеләр Юнысованың икенче көнне дә балага медицина картасын тутырмавы хакында әйтә. Шуның аркасында башка табиблар да дәвалау процессын башлый алмый. 2 августта бала үлә.

"Балага тиешле дәвалау күрсәтелмәгән. Шул сәбәпле вирус инфекциясе көчәеп, йөрәк һәм үзәк нерв системасына зыян салган", - ди экспертлар.

Җинаять Кодексының 109 маддәсе буенча (хаталык аркасында кеше үтерү) җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Юнысова үзенең гаебен танымый, бала үлемендә дежур табибны гаепле дип саный.

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев