Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионер парта артында

Хәзерге заманда кеше тормышын, аның эшчәнлеген информацион технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый.

Бу өлкән яшьтәгеләргә дә кагыла. Компьютерда эшли белү ул пенсионер өчен дәрәҗә түгел, ә тормышка эчтәлек өстәү, җәмгыятьтә аралашу мөмкинлегенә ия булу, заман белән бергә атлау дигән сүз. Республиканың Хезмәт һәм Мәшъгүллек министры Айрат Шә­фи­гуллин: "Хәзер республикада 86 дәүләт хезмәте күрсәтү электрон форматта башкарыла. Без­нең пенсионерлар да өй­дәге компьютердан, җә­мәгать урыннарында ку­елган терминаллардан файдаланырга тиешләр. Өлкәннәр сәгатьләр буе чиратларда торудан котыла алачаклар. Бу бик кызык проект," - дигән иде.

Соңгы елларда республикада "Компьютерный ликбез" акциясе үтте һәм анда 30 мең пенсионер белемнәрен күтәрде. Бы­ел республиканың Хез­мәт һәм Мәгариф министрлыклары кураторлыгы астында "Интернет - озак яшәү" проекты гамәлгә керде һәм 10 мең төрле категория кешеләр: карт­лык буенча пенсионерлар, инвалидлык буенча пенсия алучылар, туендыручыларын югалтканнар, шулай ук пенсиягә чыгарга бер-ике ел калып эшсез утыручылар бу курсларда шөгыльләнә алалар.

Бу курсларда белем алу кыйммәт. Моны исәпкә алып хөкүмәт бу курсларны өлкәннәр өчен бушлай оештыра, һәм моның өчен 10 млн. сум акча бүлеп бирә. Анда 200 урта мәктәп, профбелем бирү учреждениеләре кат­нашачак. Белем бирү андагы компьютер классларында информатика укытучылары, югары класс укучылары тарафыннан башкарыла. Һәр төркемдә 15 укучы булып, укулар төркем тупланып беткәннән соң башланачак, - диелә югарыдан килгән күрсәтмәләрдә.

Олы Мәңгәр урта мәк­тәбе базасында оешкан курсларда 15 кеше белем ала. Укытуны мәктәпнең ин­форматика укытучысы Хәбибуллин Илфар башкара. Аңа мәктәпкә практика үтәргә кайткан студентлар да булыша. Өлкәннәр курсларга те­ләп йөриләр. Авыл җире­нең үзенчәлекләреннән чы­гып карасаң, кайбер көн­не укучылар күп, кайбер көнне азрак. Ләкин калдырган дәресләрне башка көнне килеп уку мөмкинлеге тудырылган. Компьютер классы һәр­көнне ачык.

Хөрмәтле өлкән­нәр! Буш­ вакытны "үтереп" йөр­гәнче, әйдәгез, ком­пью­тер нигезләрен өй­рә­ник, ба­лаларыгыз, оныкла­­ры­гыз белән аралашу өчен моннан да яхшы чара юк! Компьютер аша алар бе­лән сөйләшү, аларның йө­зен күрүдән дә зур бә­хет юктыр. 72 сәгатьлек программадагы 5 тема­ның үзеңә якынын үзләште­рү синең тормышыңны җи­ңеләйтәчәк. Авызга каптырган имезлекне кире чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компьютер, уку