Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия артырмы, әллә шул килеш калырмы?

Газета укучыларыбыз 2015 елдан пенсияләрнең яңача исәпләнүе турында кызыксына. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

- Рузия Илсуровна, пенсияне яңача исәпләү турындагы Федераль закон яшьләргә генә кагыла икән, дигән сүзләр йөри…

- "Иминиятләү пенсияләре турындагы" Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан барлык пенсионерларның да пенсияләре яңача исәпләнәчәк. Пенсия фондына взнослары күчеп баручыларга һәр ел саен яңа формула буенча шәхси пенсия коэффициенты куела. Ул балл белән билгеләнә.

- Димәк, стажның әһәмияте булачак.

- Әйе, эшләгән еллар күбрәк булган саен баллар да күбрәк җыелачак.

- Яңа формула буенча исәпләгәндә пенсионерның пенсиясе элеккегә караганда азрак яки кимрәк чыкса?

- Яңа программа буенча исәпләгәндә пенсия элеккегә караганда кимрәк чыкса, ул вакытта пенсионерның пенсиясе үзгәрешсез кала, пенсия артыграк исәпләнсә, пенсионер күбрәк пенсия алачак. Яңа формула буенча исәпләү әйбәт хезмәт хакы алып эшләгән зур стажлы пенсионерларга отышлы булыр, дип уйлыйбыз.

- Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләүчеләрнең пенсияләре 2016 елдан якынча 1 мең сумга артачагы хакмы?

- Әйе. Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән хезмәтчәннәрнең пенсияләренең база өлеше 2016 елдан 25 процентка артачак. Якынча ул 1 мең сум булачак.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев