Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсиягә бер ел алдан әзерлән

Бу хакта күпме язып, күпме әйтеп карыйбыз, әллә инде аңлап бетермисезме, игътибар бирмисез. Бу сезнең үзегез өчен дә, безнең өчен дә бик мөһим. Һәр гражданин пенсиягә чыгарга 1 ел вакыт кала, барлык документларын бер кат күздән кичереп, оешманың кадрлар бүлегенә тапшырырга тиеш. Кадрлар бүлеге менә шул документларны сканер аша чыгарып...

Бу хакта күпме язып, күпме әйтеп карыйбыз, әллә инде аңлап бетермисезме, игътибар бирмисез. Бу сезнең үзегез өчен дә, безнең өчен дә бик мөһим.
Һәр гражданин пенсиягә чыгарга 1 ел вакыт кала, барлык документларын бер кат күздән кичереп, оешманың кадрлар бүлегенә тапшырырга тиеш. Кадрлар бүлеге менә шул документларны сканер аша чыгарып макет ясый һәм өч көн эчендә электрон формасын пенсия фондына җибәрә. Макет пенсия фондына килгәннән соң, булачак пенсионерга чакыру - уведомление җибәрә. Чакыру килгәннең икенче көнендә гражданин пенсия фондына мөрәҗәгать итә. Буш кул белән түгел, ә барлык документлары белән. Төгәлсезлекләр киткән очракта, документ алмаштырыла яисә кабаттан тикшерү уздырганнан соң запрос биреп алына. Бу документларның яңадан карау срогы - 7 ай. Шул рәвешле документлар пенсиягә чыгарга ике ай кала тикшерелеп, 7 ай калганда документ алу туктатыла, макетка башка документ кертелми. Бу очракта документ кайчан пенсия фондына килеп керә, шул көннән генә пенсия стажына кертелә. Аеруча хезмәт хаклары турында белешмә алганда игътибарлы булырга кирәк. Бөтен реквизитлар да, хезмәт хакының күләме дә дөрес итеп күрсәтелергә тиеш. Белешмәләрдә оешманың хуҗасы, баш бухгалтерының имзасыннан соң, фамилиясе, исеме, атасының исеме тулысынча күрсәтелеп, белешмәне тутырган белгечнең дә имзалары булырга тиеш. Архив документларында гражданинның "отчество"сы (әтисенең исеме) күрсәтелмәсә, бу белешмә суд аша узарга тиеш. Әгәр дә хатын-кыз иреннән аерылган булса, шул ир белән язылышканга ЗАГС бүлегеннән белешмәсе булуы шарт. Хәзерге вакытта 2018 елның гыйнвар-февраль айларында пенсиягә чыгучыларның документларын эшкәртү бара, киләсе айдан март аенда чыгучыларга анализ башлана. Бу төр кагыйдәләр барлык төр пенсиягә чыгучыларга да кагыла. Шул исәптән инвалидлыкка чыгучыларга да. Шуңа күрә документларны тулы күләмдә, дөрес итеп тапшыру мөһим, ә бу оешманың документлар тутырырга билгеләнгән кешеләре намус белән чын итеп документ тутырган очракта гына мөмкин. Шунысын да искәртәсебез килә, документлар урыннарга барып тикшереләчәк, дөрес мәгълүмат бирмәгән очракта, административ җавапка тартылачаклар.
Тагын бер яңалык: 2017 елның 7 гыйнварыннан дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең пенсиягә чыгу сроклары үзгәртелде, ул һәр ел саен 6 айга артып бара. Мәсәлән, быел пенсиягә чыгучылар 2018 елда гына пенсиягә чыгу хокукына ия булалар.
Безнең районның да дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең исемлеге булдырылды һәм 2017 елда чык­кан инструкция тәртибендә Үзбәкстан, Казахстан, Әзербәйҗан, Молдова, Украина, Литва һ.б. илләрдән кайтучыларга пенсиягә чыгарга 1,5 ел кала пенсия документларын хәзерли башларга кирәк. Бу шуның белән аңлатыла, хезмәт кенәгәсе белән генә андый категория кешеләргә пенсия билгеләнми. Кайда эшләвенә карамастан барлык эшләгән еллары, хезмәт хаклары, дипломнары, хәрби билетлары документ белән расланырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында эш стажының аерым чорлары, яисә хезмәт хакы белешмәсе расланмый икән, бу эшләгән чор пенсия исәпләгәндә игътибарга алынмый. Ә бу документларны раслау өчен, мәсәлән, Үзбәкстан республикасының пенсия фондына яисә архивына үтенеч-запрос җибәрелә. Билгеле булганча, андый илләргә хатлар озак йөри һәм җавап та, килгән очракта да бик озак вакыт белән килә, яисә бөтенләй килми. Шуның өчен бу оешмаларның төгәл адресларын белү кирәк. Пенсия фондында бу мәгълүматлар булмау сәбәпле, пенсиягә чыгарга җыенучы адресны белеп пенсия фондына хәбәр итсәләр, бик зур ярдәм булыр иде.
ФСД хакында әйтеп китәсе килә. Пенсия размерлары аеруча минималь пенсия алучыларныкы бер айны килеп, бер айны артып килүе субсидия размерларына бәйле. Субсидия күләме социаль яклау оешмасы базасыннан алына. Әгәр дә бер айны утка, газга акча күп түләнгән икән, субсидия размерры арта, ә пенсия размеры икенче айны киресенчә килергә мөмкин. Пенсия размеры ФСДны кушып та минималь суммадан 8232 сумнан артык була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев