Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч районында юл һәлакәтенә юлыгучылар ялдан кайтучы яшь пар булган

Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны туганнары каршылаган. Һәлакәт өйгә кайту юлында булган. (Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Кичә Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары. Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны...

Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны туганнары каршылаган. Һәлакәт өйгә кайту юлында булган.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Кичә Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары.

Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган. Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән, юлда һәлакәткә тарыганнар.

Искәртеп үтик, "Татар-информ" кичә иртән М7 трассасының 878нче чакрымында Отар-Дубровка авылы борылышында фура, йөк машинасы һәм Удмуртия номерлары белән "Шевроле" бәрелешкәнен хәбәр иткән иде. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике ир-ат урында ук үлгәннәр. Ике пассажир хатын-кыз госпитализацияләнгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итүенчә, соңрак аларның берсенең гомере өзелгән, табиблар икенче яшь хатын-кыз гомере өчен көрәшә.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев