Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пневмониядән саклану зарур

Пневмония - үпкә ялкынсынуы. Аны китереп чыгаручы факторлар - бактерияләр, вируслар, микоплазмалар, аллергик, физик һәм химик факторлар. Пневмониянең үсешенә булышлык итүче факторлар - иммунитет какшау, салкын тию, тәмәке тарту, стресс һәм башкалар. Симптомнары ОРВИ һәм грипп симптомнары белән чагышырга мөмкин, алар кискен яки озаклык белән башланып китә. Үпкә ялкынсынуның төп...

Пневмония - үпкә ялкынсынуы. Аны китереп чыгаручы факторлар - бактерияләр, вируслар, микоплазмалар, аллергик, физик һәм химик факторлар.

Пневмониянең үсешенә булышлык итүче факторлар - иммунитет какшау, салкын тию, тәмәке тарту, стресс һәм башкалар. Симптомнары ОРВИ һәм грипп симптомнары белән чагышырга мөмкин, алар кискен яки озаклык белән башланып китә.
Үпкә ялкынсынуның төп билгеләре: 39-40 градускача температура күтәрелә, хәлсезлек була, баш авырта, төчкертә, сөяк һәм мускуллар сызлый, коры ютәл була, тын кысыла, тирләтә. Диагностика өчен клиник, инструменталь (рентгенологик), лаборатория методлары (микроскопик, бакетериалогик, серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла.
Пневмониянең «осложнение»ләре: плеврит, сулыш алу начарлануы үпкәгә су җыелу, абцесс. Алда санап кителгән симптомнар барлыкка килсә ни эшләргә?
Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз. Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә, табибка мөрәҗәгать итегез. Күп итеп су эчегез (чәй, компот, сок, морс). Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Дәвалау. Пневмонияне хастаханәдә генә дәвалап була. Дәвалауда антибиотиклар, ялкынсынуга каршы һәм какырык чыгара торган препаратлар, ингаляциялар кулланыла. Дарулар белән беррәттән физиотерапия методлары (электрофорез, магнит), массаж, сулау гимнастикасы киң кулланыш табалар. «Осложнение»не дәвалау кыенрак. Аларны булдырмас өчен профилактика чараларын күрергә кирәк.
Пневмония - грипп «осложнение»се буларак, ел саен гриппка каршы вакцинация ясатырга кирәк. Еш кул юарга, организмны чыныктыру өчен дөрес тук­ланырга, саф һавада йөрергә һәм физик күнегүләр эшләргә кирәк.
Тәмәке тартмагыз. Тәмәке тарту үпкәнең инфекцияләргә тотрыклылыгын киметә. Бүлмәне җилләтергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев