Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Покемонмы әллә курчакмы?- "Әтнә таңы"

Мөнәсәбәт 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне җитә. Балаларны яклау, саклау, аларга дөрес тәрбия бирү - безнең һәркайсыбызның изге бурычы. Вакытлар узып, аларга биргән тәрбия орлыклары безнең үзебезгә игелек булып кайтсын өчен әнә шул тәрбиянең әһәмияте бик зур. Без еш кына сабыйларыбызны иркәлибез, теләгән әйберләрен , сораган уенчыкларын сатып алып...

Мөнәсәбәт

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне җитә.

Балаларны яклау, саклау, аларга дөрес тәрбия бирү - безнең һәркайсыбызның изге бурычы. Вакытлар узып, аларга биргән тәрбия орлыклары безнең үзебезгә игелек булып кайтсын өчен әнә шул тәрбиянең әһәмияте бик зур.

Без еш кына сабыйларыбызны иркәлибез, теләгән әйберләрен , сораган уенчыкларын сатып алып күңелләрен күрәбез. Уенчык - ул җитди әйбер. Ул дәвалый, кызыксындыра, шул ук вакытта баланың рухи һәм физик яктан үсешенә дә тәэсир итә. Шул ук вакытта уенчыклар бала психикасын бозучы, тирә як турында ялган мәгълүмат бирүче агрессия чыганагы, гомумән, бала сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч китерүче дә булырга мөмкин. Сабыегызга уенчык бүләк итәргә уйласагыз, аның баланың яшенә туры килүенә дә игъътибар итәргә кирәк. Санкцияләре булмаган урыннардан "кул"дан уенчык алудан сак булыгыз. Уенчыкның кайда эшләнгән , эшләүченең товар билгесе, кайчан эшләнүе, срогы чыкмаганмы икәнлеге,ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат язылган маркировкасына игътибар итегез. Ул куркынычсыз материалдан эшләнгән булырга тиеш. Табигый мехтан, агач каерысыннан, табигый тире, пыяла, фарфор, картон һәм кәгазьдән эшләнгән уенчыклар сатып алудан сак булыгыз. Мәсәлән, йомшак уенчыкларда төрле бактерияләр күпләп үрчергә мөмкин, шөңа да аларны кечкенә балаларга бүләк итүдән тыелырга кирәк. Уенчыкның төсенә дә игътибар итегез. Төсләр табигый булырга тиеш. Үтә ачык, янып торган төсләр балаларны куркытырга мөмкин. Бу аларның сәламәтлекләре өчен дә зыянлы, мондый төсләрне китереп чыгару өчен токсинлы буягычлар кулланыла. Кра һәм җете кызыл төстәге уенчыкларны да балалар авыр кабул итә. Төсләр сайлаганда шуны истә тотыгыз, дүрт айга кадәр балалар сары төсне иң ачык итеп күрәләр, соңрак кызгылт - сары һәм кызыл, алты айга исә салават күперенең бөтен төсләрен күрә башлыйлар. Уенчыкның буявы су, тир һәм бала селәгәенә каршы торучан булырга тиеш. Уенчыкны сатып алганда аны иснәп карарга оялмагыз. Ул авыр, начар исле булырга тиеш түгел. Тавыш чыгара торган булса, сатып алыр алдыннан тавышын тыңлап карагаыз. Ул баланы куркыта торган булмасын.

Бала психикасын боза торган уенчыклар сатып алмагыз. Психологлар сабыйларга төрле монстрлар, мутантлар алудан тыелырга куша. Табигый охшашлыгы булган уенчыклар сатып алудан да яхшысы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев