Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция мәчет талаучыны тоткан

19 яшьлек егет хәер акчасы тартмасыннан 30 меңләп акча алып качкан.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Полиция Казанның Тынычлык бистәсе мәчетеннән акча урлаучыны тоткарлаган. Бу хакта шәһәр полициясе хәбәр итә.

Җинаять 22 ноябрь көнне кылынган. 19 яшьлек егет мәчеткә килгән. Ул 20 минуттан соң хәер акчалары салынган тартма янына килеп, аны ачкан һәм анда җыелган 30 меңләп акчаны алып качкан.

Шикле кешене "Промышленный" полициясе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.

Егет 23 ноябрьдә Вахитов районында шундый ук урлау факты булуын да җиткергән. Икесендә дә ул үзенең гаепле икәнен таныган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/30/153415/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев