Пәрдә ачылган да, ят тамаша башы... - "Әтнә таңы"
Тамашачымы мин?! Актёрмы мин? Белмим. Пәрдә ачылган да, ят тамаша башы. Бу спектакль безнең хактамы әллә?!. ... Шулай бугай... Кызганычка каршы... Йә, әйт миңа: нигә җанны талку? Кемгә кирәк булды? Һәм ни өчен Ничә дәвер тоташ: " Иртәләдем. Син соңладың. Ник соңладың?!"- дисең... Сыек мелодрама төсле. Сюжет төче: Минем соңга...
Тамашачымы мин?! Актёрмы мин? Белмим.
Пәрдә ачылган да, ят тамаша башы.
Бу спектакль безнең хактамы әллә?!. ...
Шулай бугай... Кызганычка каршы...
Йә, әйт миңа: нигә җанны талку?
Кемгә кирәк булды? Һәм ни өчен
Ничә дәвер тоташ: " Иртәләдем.
Син соңладың. Ник соңладың?!"- дисең...
Сыек мелодрама төсле. Сюжет төче:
Минем соңга калып табылуым,
Синең яратуга сусап яшәү,
Һәм соң тапкыр дөрләп кабынуың
Төсле. "Нишләргә соң?!"- дисең.
Йә, әйт миңа, ни дип җавап бирим?!.
(Күңел кылы башка аккорд даулый!)
Сәхнә буйлап рольгә сыймый йөрим...
Ə син... ролең белән шундый тәңгәл!..
(Моңың тулы тоташ әрнү төсе...)
Əйт, ялганмы, ятланганмы бу сүз:
"Беркем кирәк түгел... Синнән башка!.."- дисең...
Эльмира Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев