Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент медицинага ышаныч зур дип саный

Президент шикаятьләргә җитди игътибар биреп, халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлелеген арттырырга йөкләмә бирде. (Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Халыкның медицина хезмәтләре күрсәтелүдән канәгатьлелеген арттыру зарур - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде. Министрлыкның 2016 елгы эшчәнлегенә бәя биреп ясаган чыгышында ул уңай нәтиҗәләр...

Президент шикаятьләргә җитди игътибар биреп, халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлелеген арттырырга йөкләмә бирде.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Халыкның медицина хезмәтләре күрсәтелүдән канәгатьлелеген арттыру зарур - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде. Министрлыкның 2016 елгы эшчәнлегенә бәя биреп ясаган чыгышында ул уңай нәтиҗәләр белән беррәттән, кимчелекле якларга да басым ясады.

"Без медицина хезмәтләренең сыйфаты, пациентны кайгыртуга йөз тоту, халыкның 75 проценты медицина ярдәменнән канәгать дип сөйлибез. Әмма 25 проценты начар бәяли бит. Социаль челтәрләрдә, "Халык контроле" системасы аша материаллар белән таныша аласыз. Бездә алдынгылар, нәтиҗәле эшләүчеләр булган кебек, калыша торган, эшендә үзгәрешләр кертергә кирәкле учреждениеләр дә бар", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Президент бүген эш сыйфатының медицина аппаратурасы, аннан нәтиҗәле файдалану, куллану материаллары белән бәйле булуына игътибарны юнәлтте. Ул җитди тикшеренү уздыра торган һәр аппарат контрольдә булырга тиешлеген әйтте. "Кулланыла торган җайланмаларның нәтиҗәлелеген арттыру зарур. Әгәр 95 процент кеше медицина хезмәтләреннән канәгать булса, башка эш. Ул вакытта яхшы нәтиҗәгә ирештек дияр идек. Матди-техник базага күпме акча кертүне, хезмәт өчен түләү динамикасын карасак, нәтиҗәлелек һәм сыйфатны алсак, бу саннарның тиңдәш үсмәвен күрәбез бит. Шуңа күрә үзегез өчен нәтиҗәләр ясагыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент демографик вазгыятьне тагы да яхшырту әһәмияте, гаиләдә өч бала стандарты кертелергә тиешлеген билгеләп узды. Шулай ук, беренчел звено игътибар сорый торган өлкә булуына басым ясап, кайбер сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү нияте булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Гадел Вафин һәм аның командасын "Халык контроле" системасы аша килә торган сигналларга игътибарлы булуларын сорады. "Минем адреска да мөрәҗәгатьләр күп. Анализ ясаячакбыз. Сез оператив карарлар кабул итәргә тиеш. Дару белән тәэминат мәсьәләсе дә, табибка языла алмау мәсьәләсе дә бар. 15-20 көн дәвамында языла алмау ярый торган эш түгел", - диде республика җитәкчесе.

Президент санитар машиналар паркы яңартылып, 100 гә якын автомобиль кайтачагын әйтте. Шулай ук, тиздән медицина модульле "Ансат" вертолетына ия булачагыбызны билгеләп үтте.

Сәламәтлек саклау тармагында хосусый секторга тукталды. "Без аны кулланырга тиеш. Дәүләтнеке булмаган учреждениеләр дә медицина ярдәме күрсәтергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов, әмма аларның да Сәламәтлек саклау министрлыгы контролендә эшләргә тиешлегенә басым ясады. "Без дәүләт секторын үстерергә тиеш, шул ук вакытта алардан да сорау булырга тиеш. Стоматология сырхауханәләре хосусыйга әйләнеп, кайбер учреждениеләрдә ваемсыз мөнәсәбәт күзәтелә. Без катгый төстә чарасын күрергә тиеш. Алар да килешү нигезендәге вәкаләтләрне истә тотып эшләргә тиеш", - дип белдерде ул.

Президент быел Конфедерацияләр кубогы матчлары, киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәген искәртеп, республика медицинасының ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиешлекләрен билгеләп узды.

"Безнең уку йортлары - Казан федераль университеты да, медицина университеты да, медицина училищесы, медиина оешмаларының да потенциалы зур, нәтиҗәләр позитив. Әмма халыкның ышанычы, өмете без көткәннән югарырак икән. Барысын да эшләп киләбез кебек, ә халык тагы да күбрәкне тели. Барысы да яхшы медицина хезмәтен тели. Шуңа күрә без моны бурычыбыз кебек кабул итәргә тиеш. Без сыйфатлы медицина хезмәтләре күрсәтүгә сәләтле дип уйлыйм. Саннар да шул хакта сөйли. Гомер дәвамлылыгы 73 яшь булуы, үлем күрсәткечләре кимү дә системалы эш булуын күрсәтә. Әмма әле гамәлгә ашырасы әйберләр күп . Бүген һәркем синең эшеңә бәя бирә ала, бүтәнчә булмавын аңларга кирәк. Бары тик сыйфатлы эш белән генә халыкның ихтирамын казана алабыз", - дип, Рөстәм Миңнеханов министрлык командасына рәхмәтен белдерде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев