“Прокурор ул - социаль дәвалаучы да...
Хокук сагында "Прокурор ул - социаль дәвалаучы да..." Прокуратура хезмәткәрләре өч гасырга якын дәвердә - 295 ел дәвамында закон үтәлеше сагында торалар. Шушы юбилейларын билгеләп үткән айда, агымдагы елның 23 гыйнварында, Казанда коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашып: "Безнең җәмгыятьнең тотрыклы һәм ышанычлы үсеше...
Хокук сагында
"Прокурор ул - социаль дәвалаучы да..."
Прокуратура хезмәткәрләре өч гасырга якын дәвердә - 295 ел дәвамында закон үтәлеше сагында торалар. Шушы юбилейларын билгеләп үткән айда, агымдагы елның 23 гыйнварында, Казанда коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашып: "Безнең җәмгыятьнең тотрыклы һәм ышанычлы үсеше прокуратура хезмәткәрләренең төгәл, белемле гамәлләренә бәйле", дип ассызыклаган утырышта - ТР прокуроры Илдус Сәид улы Нәфыйков узган 2016 елгы эшчәнлекләренә хисап ясады.
Сүрия МИНГАТИНА
Биредә үк 2017 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар билгеләнде. Прокурорларга куелган кайсы юнәлешләргә аеруча басым ясалуын сорап, районыбыз прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Нурия Сабирҗановага мөрәҗәгать иттем.
- Прокуратура эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып гражданнарның хезмәт хокукларын яклау тора. Бигрәк тә вакытындап һәм тулаем хезмәт хакын бирү, хезмәт урынында куркынычсызлык шартларын тәэмин итүгә басым ясалды. Кайбер җитәкчеләр бер ай хезмәт хакын бирмәүне нормаль күренеш дип саный. Зур булмаган срокка хезмәт хакы бирүне тоткарлау, аны 1-2 айдан прокурор яки хезмәт инспекциясе катнашканнан соң гына түләү гадәти хәлгә әйләнмәскә тиеш. Моңа түзеп торырга ярамаулыгына басым ясалды. Түләүләрнең вакыты нинди күләмдә булуга карамастан, Республика прокуроры прокуратура хезмәткәрләреннән принципиальлекне киметмәүләрен таләп итте. Әлеге проблема бигрәк тә авыл җирлекләрендә кискен тора. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпчелеге хезмәт хакын "Калдык принцибы" буенча түли, бөтен табышны кредитларны каплауга һәм башка түләүләргә тотканнан соң калганы гына хезмәт хакына тотыла. Ә авыл кешесен хезмәт хакын бирүне тоткарлау аеруча кыен хәлгә куя. Агымдагы елда да авылда хезмәт хакын түләү, шулай ук төрле социаль пособияләрне бирүне тоткарлау мәсьәләсен мин үземнең шәхси күзәтүемә алам. Прокурорлардан да эшләрен активлаштыруны таләп итәм - диде республика прокуроры.
- Үзенең чыгышында республика прокуроры Әтнә районын да тискәре яктан искә алып китте...
- Салым законнарының үтәлешенә дә прокурорлардан игътибарны арттыру сорала. Узган елда салым буенча бурычлар кискен артып 14 миллиард сум тәшкил итте. "Прокурорларның салым бурычларының тотрыклы үсешенә карамастан салым органнарының бурычлыларның мал-мөлкәтенә арест салу хокукыннан файдаланмауларын, килешеп күзәтеп торулары аңлашылып бетми. Салым түләмәүчеләрнең мал-мөлкәтенә арест салу турында бер генә карар да чыгарылмаган, шул исәптән Әтнә районында да...", - дип әйтеп узды үзенең чыгышында республика прокуроры Илдус Нәфыйков. Бу уңайдан "Прокурорлардан салым органнары һәм суд приставлары белән берлектә тармакара төзелгән группаларның эшен автивлаштыруны таләп итәм",- дип тә кисәтте. Дәүләтнең һәм муниципалитетларның күпчелек мал-мөлкәтенә приватизация ясалган шартларда җир төп ресурс булып кала. Җирдән файдалану өлкәсендә дә законлылыкның торышы проблемалы булып кала. Узган елгы эшчәнлек авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең категориясен үзгәртү очраклары күбәюен күрсәтә. Прокуратураның эшчәнлеге белән Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Министрлар Кабинетының берлектә эшләгән, башка максатларда кулланырга ярамаган аеруча кыйммәтле продуктив авыл хуҗалыгы җирләренең исемлеге расланды. Бүгенге көндә инвентарьлаштырылмаган җир кишәрлекләренең бихисап булуына да басым ясалды. Шәһәрләрдә дә, районнарда бу мәсьәләнең хокукый җайга салынмавы борчу тудыра. Бу хакта да сөйләшенде коллегиядә. Кеше күпләп була торган объектларның куркынычсызлыгын һәр яклап тәэмин итү дә - бүгенге көндә иң зур мәсьәләләрнең берсе булып тора.
- Республика прокуроры үзенең чыгышында аерым басым ясап, гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карауга да тукталды. Безнең районда узган ел бу уңайдан байтак эшләнде...
- Халыкның прокуратурага мөрәҗәгатьләре кимесә дә, аларны борчыган мәсьәләләр әле бихисап. Менә шуны истә тотып 2017 елда да бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк: гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җавапсыз калдыру кеше борчуына битарафлылык ул.
- Россия күләмендә балигъ булмаган балаларның закон тарафыннан якланган булуына игътибар зур, ә бездә ничек? Әтнәдә балигъ булмаган балалар катнашындагы җинаятьләр бармы?
- Балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау һәм саклау да прокуратура эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Быел да бу эшебезне дәвам итеп, балигъ булмаган балаларның хокукларын, сәламәтлекләрен, белем алуларын кайгыртачакбыз. Транспорт чаралары төзек булып, балаларны мәктәпкә алып барып кайтудан башлап, башка төр чараларга йөртү дә закон таләпләренә җавап бирергә тиеш. Балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьчелек белән бәйле вәзгыять һаман катлаулы булып кала. Әтнә районында да бу яктан проблемалар бар. Узган ел балигъ булмаганнар тарафыннан башкарылган җинаятьләр саны арту да аяныч.
- Коллегия эшендә балигъ булмаган балалар каршындагы алимент вазыйфасы да ассызыкланды. Районында да алимент түләмәүчеләр бармы? -
Республика буенча алимент түләмәүдән 2,7 миллиард сум бурыч җыйналган. Ә безнең район буенча бүгенге көндә алимент түләмәүчеләрнең бурычы 5 миллион 304 мең сум тәшкил итә. Шушы бурыч күләмендә, кызганыч, сүтеп ташланган йортларда пропискада теркәлгән, ләкин бөтенләй район җирлегендә яшәмәгән затларның да бурычлары исәпләнгән. Әйтик, Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә исәпләнүче бер затның бурычы 850 986 мең сумнан артып киткән. Авыл җирлекләре башлыкларының мондый очракларга игътибары кирәк..
- Коррупция белән көрәш быел да актуаль булачакмы?
- Әлбәттә. Коррупция белән көрәш мәсьәләсендә прокуратура аны профилактикалауга басым ясаячак. Бүгенге көндә бигрәк тә коррупция белән көрәшү юнәлешләрендә аны булдырмау өстендә, мал-мөлкәтне, бигрәк тә халыкның мал-мөлкәт хокукларын яклау күздә тотыла. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы прокуроры көнкүрештәге коррупция белән көрәш стратегиясен тәкъдим итте. Коррупция фактлары белән генә түгел, аны китереп чыгаручы шартлар белән дә көрәшергә кирәклеген җиткерде. Һәм бу медицина, мәгариф системасына гына түгел, ә барлык өлкәләргә дә кагыла.
- Безнең районда җинаятьчелек узган еллар белән чагыштырганда арттымы яисә кимедеме?
- Кызганычка каршы, 2016 ел дәвамында җинаятьчелекнең кискен артуы күзәтелде, бигрәк тә авыр һәм үтә авыр категориясенә кергәннәре. Төп сәбәпләренең берсе булып барлык профилактика чараларын күрү органнарының, шул исәптән җирле үзидарә һәм хокук саклау органнарының бердәм булып, үзара эшчәнлеге җитеп бетмәве тора. Димәк, бүгенге көндә бу бик зур игътибар таләп итә.
- Нурия Нургаязовна, Сезне, прокуратура хезмәткәрләрен юбилеегыз белән котлыйбыз. Бәйрәм бүләксез булмый, бүләкләнүчеләр һәм коллективтагы үзгәрешләр турында да әйтеп китмәссезме?
- Рәхмәт. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан Республика прокуроры боерыгы нигезендә 1 разрядлы район прокуратурасы белгече Гарипова Гөлназ Габделгани кызы һәм машина йөртүчебез Сәхибуллин Азат Сәгъдулла улы акчалата бүләкләнделәр.
Үзгәрешкә килсәк, менә өченче аен прокурор урынбасары вазыйфаоларын Балтач районы егете Марат Ислам улы Газизов башкара. Ул ТР прокуроры боерыгы белән билгеләнде. 1989 елда Балтач районында туган, Әлмәт шәһәре прокуратурасында прокурор ярдәмчесе булып эшләп килде. Мин аның алдагы көндә тырышып, белемен арттырып халык белән тыгыз элемтәдә торып, аларның бөтен мәнфәгатьләрен кайгыртып, янып-көеп эшләвен телим. Коллегия утырышында әйтелгәнчә, прокурор ул - халыкны социаль дәвалаучы да, саклаучысы да, яклаучысы да, аларның барлык сорауларына ачыклык кертуче дә. Безнең төп максатыбыз - халыкка хезмәт итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев