Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Психолог ул психиатр түгел... - "Әтнә таңы"

Мәгариф Психология сүзе грек теленнән кеше җаны турындагы фән дип тәрҗемә ителә. Галимнәр фикеренчә, ул беренче тапкыр 16 гасырда телгә алынган. Кайчандыр бу сүз безнең өчен бик ят кебек тоела иде. Психология белән бәйле рәвештә акыл ягыннан зәгыйфь, яисә нерв авырулары белән интегүче кеше күз алдына килеп баса иде. Хезмәт...

Мәгариф

Психология сүзе грек теленнән кеше җаны турындагы фән дип тәрҗемә ителә. Галимнәр фикеренчә, ул беренче тапкыр 16 гасырда телгә алынган.

Кайчандыр бу сүз безнең өчен бик ят кебек тоела иде. Психология белән бәйле рәвештә акыл ягыннан зәгыйфь, яисә нерв авырулары белән интегүче кеше күз алдына килеп баса иде. Хезмәт белән, югары идеологик рухта тәрбияләнгән безнең буын андый һөнәр ияләренең барлыгы турында хәтта ишетеп тә белмәде. Әмма заманалар үзгәргән саен, рухи халәтебез дә үзгәрү, еш кына тормыш авырлыклары каршында югалып калу бүгенге көндә психологик хезмәтнең дөрестән дә кирәк һәм зур әһәмияткә ия булуын раслый.

Мәгариф бүлеге психологы Лидия Фазылҗанова бу эшкә әле күптән түгел генә алынса да, үзен чын мәгънәсендә эшенең остасы булуын исбат итеп килә. 27 ел Түбән Көек авыл җирлеге халкына медицина хезмәте күрсәткән фельдшер - акушерлык пункты мөдире һөнәрен кисәк үзгәртеп, мәгариф системасына килүнең сәбәбе дә балаларны ярату, аларның язмышына битараф кала алмау дисәм , ялгышмам.

- Укытучы булу теләге кечкенәдән иң зур хыялым иде. Мәктәпне тәмамлагач та башта документларымны Арча педагогия көллиятенә тапшырдым. Әмма... укырга медицина көллиятенә кердем. Психология медицина белән бик якын бәйләнештә тора. Шуңа да, еллар узып, кабат уку мөмкинлеге тугач, бер икеләнүсез мәктәп, балалар белән бәйле һөнәрне сайладым, - ди Лидия үзе.

Идарә итү, икътисад һәм хокук институтының педагогия һәм психология бүлегендә педагог -психолог, психология укытучысы белемен алган. 2009 елда бу уку йортын тәмамлаганнан соң да, байтак вакыт элеккеге эшен дәвам иткән. 2015 елның языннан исә мәгариф бүлеге психологы булып эшли башлаган.

  • Ул чорда әле мәктәп укучыларының психологик халәтен ачыклау буенча тикшерүләр уздырылмаган иде. Моның өчен тестлар килгән килүлеккә, тик психолог булмау сәбәпле аларны үткәрү өчен мөмкинлек булмаган. Эшне әнә шуннан башладым. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Башлангыч укучылары арасында гомуми белем системасы буенча укуны авыр кабул итүчеләр барлыгы ачыкланды. Психологик тестлар алар фильтр кебек, баланың сабый чактан рухи халәтен ачыклап, алга таба баланың психик сәламәтлеге өстендә үз вакытында эш алып барырга ярдәм итә. Бала белән беррәттән әти - әни белән дә, балага белем биргән укытучылар белән дә эш алып барырга мөмкинлек туды. Шул ук вакытта имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән эшләдек. Мәктәптә эчке контрольдә торган укучылар да күз уңында булды. Балалар бакчасына йөрүче балаларның мәктәпкә психологик әзерлеге буенча тестлар эшләтә башладык, - дип искә ала ул әле эшли генә башлаган чорларын.

    Билгеле мондый тестлар бары әти - әнинең язмача рөхсәте нигезедә генә башкарыла ала.

    Министрлык приказы нигезендә мәктәп балалары белән елга ике мәртәбә психологик тестлар үткәрә Лидия. Компьютерның махсус программасы ярдәмендә узган әлеге тестлар барышында укучыларның рухи халәте ачыклый ул. Нерв киеренкелеге көчле булган укучылар белән аерым эшли. Әти- әниләр җыелышларында актив катнаша, алар белән аралашып, сорауларына җавап бирә.

  • Баштагы мәлләрдә халыкка психологның кем булуын, ни өчен кирәклеген аңлатып бирергә кирәк булды. Еш кына психологны психиатр белән бутыйлар иде. Ярдәм сорау түгел, аралашырга куркып калучылар да булмады түгел. Психологның бурычы баланың психологик халәтен вакытында ачыклау, аңа ярдәм итү. Бу еш кына без чүпкә санаган вак нәрсәләрдән тора. Шуны күреп, шул мизгелдә ярдәм итә алмасаң - бала өчен дә, якыннары өчен дә гомерлек үкенечкә әйләнергә мөмкин.Психологик коррекция вакытында ясала икән - баланың киләчәге ышанычлы дигән сүз. Психолог белән аралашудан курыкмасыннар иде, проблемалар булса - 2-10-72 - шалтыратсыннар, килсеннәр - мин һәрчак ярдәмгә әзер. Игътибар итегез - без бала яисә ата- ана турында мәгълүматны бер кешегә дә бирмибез. Бу хакта укытучылар да, бүтән чит кешеләр дә беркайчан да белмәячәк. Бу урында шуны да әйтеп узасы килә, психолог һөнәре бик зур җаваплылыкны таләп итә. Кешенең моң- зарын тыңлап утыру гына түгел, аңа тиешле фикер юнәлешен бирә белү, үзең дә эчкерсез булу кирәк бу эштә. Һәм иң беренче чиратта- кеше язмышына битараф калмау.

    Иң куанычлысы- укучылар, әти- әниләр белән ике арада бәйләнеш булдыра алган Лидия. Мәктәпләрдә аңа балалар үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, шалтыратып киңәш сорыйлар. Әти- әниләр дә киңәш сорарга курыкмыйлар инде хәзер. Димәк, психологка карата ышаныч бар. Ә бу алып барган эшенең юкка булмавын аңлата. Әмма шунысы да бар, район җирлеге өчен бер мәгариф бүлеге психологы гына аз , минемчә. Республиканың күп кенә районнарында халыкка психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре ачылып килә. Бу инде укучыларга гына түгел, мондый төр ярдәмгә мохтаҗ бик күпләр өчен зур терәк булыр иде. Уен эш түгел, болгавыр заманалар бик күпләрне упкын каршына китереп бастыра. Хәстәрен алдан күрсәк, нәтиҗәсе дә озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев