Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Универсиадада уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга рәхмәт белдерде

Исемлектә Татарстан спортчылары да бар.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия Президенты Владимир Путин Алма-Атада узган XXVIII Бөтендөнья кышкы универсиадада уңышлы чыгыш ясаган ил спортчыларына рәхмәт белдерде. Бүләкләү турындагы боерык бүген хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылды.

Президент 23 февральдә имзалаган документтагы исемлектә күпчелекне алтын медаль яулаган Россия хоккейчылары, чаңгычылар, тимераякта узышучылар, сноубордчылар тәшкил итә. Алар арасында Татарстан спортчылары - "Барс" командасы хоккейчы Артем Осипов белән чаңгычы Анна Нечаевская да бар.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелмасы Казахстан башкаласына узган Универсиадада 2015 елгы үз рекордын да (56 медаль) яңартып, 71 (29-27-15) медаль яулады. Икенче урындагы Казахстанның 36 (11-8-17), өченче булган Көньяк Кореянең 21 (11-5-5) медале бар.

Ә Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Универсиадада барлыгы 4 медаль - 2 алтын һәм 2 көмеш яулады. Россиянең ир-егет һәм хатын-кыз хоккейчылары да Универсиада чемпионы булып танылды. Хатын-кызлар җыелмасында Татарстанда туып-үсеп, хәзер башка өлкә командалары өчен чыгыш ясаучы кызлар да бар иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев