Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр адым өчен җавап бирәсе

Бәрәскә мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары район судына экскурсиягә килделәр. Төгәлрәк әйткәндә, кеше язмышлары хәл ителә торган урын белән якыннанрак танышу, биредә эшләүчеләр белән очрашу буларак оештырылды ул. Суд бинасы эчендә, хөкем карары чыгарыла торган бүлмәләрдә булганнан соң, укучылар район суды рәисе Азат Нәҗмиев, җәмәгать судьясы Тимур Шәйхиев һәм суд администраторы...

Бәрәскә мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары район судына экскурсиягә килделәр.
Төгәлрәк әйткәндә, кеше язмышлары хәл ителә торган урын белән якыннанрак танышу, биредә эшләүчеләр белән очрашу буларак оештырылды ул. Суд бинасы эчендә, хөкем карары чыгарыла торган бүлмәләрдә булганнан соң, укучылар район суды рәисе Азат Нәҗмиев, җәмәгать судьясы Тимур Шәйхиев һәм суд администраторы Марсель Фәйзрахманов белән аралаштылар, үзләрен кызыксындыр­ган сорауларны бирделәр.
Судта ешрак нинди эшләр карала, нинди эшләрне карау аеруча авыр, шартлы рәвештә хөкем ителү ни дә, иректән мәхрүм ителү ни, дәүләт пошлинасын нинди очракта түләргә кирәк, суд нинди телдә бара - укучыларның сорауларына җавап биреп кенә өлгер. Азат Фәрит улы җинаять төрләренә тукталып, иң авыр җинаятьләрнең берсе наркотиклар белән бәйле булуын да ассызыклап үтте. Ул шулай ук укучыларга үзенең киңәшләрен дә бирде.
- Мин дә нәкъ менә сез укыган мәктәптә белем алган кеше. Шул ук сукмаклардан йөрдем, шул ук кабинетларда укыдым. Вакыт бик тиз уза. Мәктәпне тәмамлаганга да ун елдан артык вакыт үтеп киткән. Шуңа да соңга кала күрмәгез. Сезнең яшьтә мине күбрәк китаплар кызыксындыра иде. Сезгә дә күбрәк укырга киңәш итәр идем. Укыгыз, белем алыгыз. Тырышыгыз. Бу тормышта бер нәрсә дә бушка гына килми, һәр адым өчен - яхшымы ул, әллә яманмы - җавап бирергә туры килә. Телефонны да бик кирәк әйбер дип уйламыйм, - дип ишарәләде ул укучы балаларның берсендә телефон күреп. - Сөйләшер өчен генә уйлап чыгарылган җайланма, көне- төне телефонда утыру яхшыга илтмәс, - дип тә өстәде.
Чираттагы сорау кабат суд рәисе исеменә иде.
- Әт­нәдә, үзегез туган якта эшләүне ничек кабул иттегез. Биредә җиңелрәк түгелме?
- Киресенчә, үз районымда, үзем белгән ке­ше­ләр арасында эшләү зур җаваплылык өсти. Икеләтә җаваплылык. Бик игътибарлы һәм гадел булу таләп ителә.
- Сез авыл балалары, шуның белән бик бәхетлесез. Биредә һава да чиста, яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел, - дип үз фикерләре белән уртак­лашты Тимур Илгизәр улы да. - Яхшы билгеләренә ге­нә укыгыз. Үсеп җитеп, гаилә коргач та аерылышмыйча яшәргә язсын. Аерылышу белән бәйле эшләрне каравы бик авыр. Гаилә таркалу, балалар әтисез үсү - бик аянычлы хәл.
Әнә шундый кызыклы да, файдалы да очрашу булды бу. Суд хөкемдарларының укучылар бир­гән һәр сорауга эчкерсез, ихлас җавап бирүләре, гомумән, үз тиңнәре кебек итеп аралашулары, төпле киңәшләр бирүләре балаларга гына түгел, биредә булган без өлкәннәргә дә бик уңай тәэсир итте. Менә шундый укымышлы, кешелекле, гадел хөкемдарлар булганда җәмгыятебезнең киләчәге дә өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев