Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр йортка “Әтнә таңы” килсен

Көн кадагы Һәр йортка "Әтнә таңы" килсен Газетада илебезнең һәм районыбызның тормышындагы мөһим мәсьәләләр яктыртыла. Газетабыз чыга башлаганга 24 ел булды Газетага бер елны да язылмый калганым юк. "Әтнә таңы" безнең өйдә көтеп алынган кунак. Мин башка газеталарны да алдырам, ләкин иң яратып укыганым үзебезнең район газетасы. Безнең "Әтнә таңы"...

Көн кадагы

Һәр йортка "Әтнә таңы" килсен

Газетада илебезнең һәм районыбызның тормышындагы мөһим мәсьәләләр яктыртыла. Газетабыз чыга башлаганга 24 ел булды Газетага бер елны да язылмый калганым юк. "Әтнә таңы" безнең өйдә көтеп алынган кунак. Мин башка газеталарны да алдырам, ләкин иң яратып укыганым үзебезнең район газетасы. Безнең "Әтнә таңы" газетасы мәкаләләргә бай, эчтәлекле булып чыга. Газетага 2015 елның икенче яртысына язылу башланды. Мин инде язылып куйдым. Бу чор "Һәр йортка "Әтнә таңы" газетасын алдырырга", дигән девиз астында узарга тиеш. Башка елларда газетага язылырга мөмкинлекләре булса да язылмыйча калган кешеләр булды. Болай эшләргә ярамый, районыбызның һәр йортына "Әтнә таңы" газетасы килергә тиеш. Район газетасына язылмаган, район хәбәрләре белән танышып бармаган кешеләрне җансыз, сукыр кешегә саныйм. Бу сүзләрне 88 яшьлек, 68 ел район газеталарында хәбәрче булган Мөршидә әбиегез әйтә. Хәзер тормышыбыз яхшы, һәр йортта 480 сум түләп (23 майга кадәр шул бәядән язылып була) 6 айга газетага язылырга тулы мөмкинлек бар. 23енә кадәр өлгермәсәгез 534 сумнан язылырга туры килер. Анысы да зур акча түгел, бер кибеткә кереп чыксагыз бетә ул, ә газета 6 ай килә ул акчага. Бу бәяне күпсенүчеләр бар, исәпләп карагыз, газета алты ай буе килә, айга 8-9 тапкыр, атнага ике тапкыр, бар да белемле хәзер, бер газетанын күпме торганын исәпләп карасагыз бик арзан чыга, ә күпме хезмәт куела. Зарланасы да түгел, яшьләр эшләп тора, пенсионерларга дәүләт пенсия түли, йорт саен диярлек группадагы кешеләр бар, аларга да хөкүмәт акча түли. Сыер асраган хуҗалыкларга бар дәүләт ярдәме, алар да газетага язылырлык кына акча эшлиләр. Дәүләтебез безгә ярдәм итә, шуны аңлап без дә дәүләт чыгарган газеталарга язылырга тиешбез. Язылыйк, бетермик газетабызны! Исән-сау эшләп торсыннар, гәҗиттә эшләү бер дә җиңел түгел ул, мин моны белеп әйтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев