Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәдис Гомәр улы Хәкимуллин

"Шахтер" хуҗалыгының уңган, булган тракторчылар белән дан тотуы табигый: хуҗалыкның авыл хуҗалыгы җирләре бик күп мәйдан били.

- Басу-кырның бормалы юлларын таптаучылар гына түгел, ферма тирәсендә эшләүчеләребез дә алыштыргысыз. Алдынгылыкны эталон/гектарлар белән генә үлчәү дөрес булмас, - диделәр биредә. Шунда ук хуҗалыкның тырыш тракторчысы Рәдис Хәкимуллинны тәкъдим иттеләр.

Рәдис Гомәр улы "МТЗ-82" тракторында эшли. Мөдир сүзләренә караганда, фермадагы барлык эшләргә дә катнашы бар. Эштән курыкмый, тотына һәм тиешенчә башкара.

- Салам ташый, печән, сенаж кертә, тораклардан суыткычка сөт күчерә, фуражир белән бергә фураж өләшә, шул ук вакытта 5 торактагы тиресне дә эттерә... - дип санап китте ферма җитәкчесе.

Тракторчы егет 1971нче елгы, хуҗалыкта 1990 елдан бирле эшли.

- 20 ел хезмәт стажына ия мин, - ди үзе горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминият