Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раил Садриев бүгеннән, анекдот сөйләвен ташлап, шигырьләргә күчә

"Татар-информ" бүген Раил Садриевның яңа образын онлайн күрсәтә. Башлана - 18.00

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев үзен яңа образда тәкъдим итә. Аның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә буласы моноспектакле "Сез әле мине белмисез..." дип атала.

Раил Садриев бер тәнәфессез 90 минут буена Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыячак.

Искәртеп үтәбез, бу проектка алынырга Сергей Безруковның Есенин әсәрләреннән торган проекты этәргеч биргән. "Мин аны Мәскәүгә барып карадым. Тамаша 1 сәгать тә 45 минут бара. Безруков каз тәннәре чыгарлык итеп сөйли. Халык 20 минут басып кул чаба..." - дип тәэсирләре белән уртаклашкан иде ул "Татар-информ"га. "Халык бит инде маймылланган, вакыт-вакыт билдән түбәнне сөйләгән Раилгә күнгән. Ә Раил бүтән!" - ди артист.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев