Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Районда – “День жестянщика”

Шулай дими хәл юк - узган атнада барлыгы 7 вак юл һәлакәте теркәлгән. Аларның иң күбе кар яуган соңгы көннәргә туры килүенә аптырыйсы юк. Ияләшеп бетеп булмый, юллардагы кар үз кануннарын кертә. Шуңа да игътибарлы булу кирәк. Атна барышында район юлларында барлыгы 69 юл һәлакәте теркәлгән. Шулар арасында 9 йөртүче...

Шулай дими хәл юк - узган атнада барлыгы 7 вак юл һәлакәте теркәлгән. Аларның иң күбе кар яуган соңгы көннәргә туры килүенә аптырыйсы юк. Ияләшеп бетеп булмый, юллардагы кар үз кануннарын кертә. Шуңа да игътибарлы булу кирәк.
Атна барышында район юлларында барлыгы 69 юл һәлакәте теркәлгән. Шулар арасында 9 йөртүче юлга техник яктан төзексез машинада чыккан, 7се - куркынычсызлык каешы такмаган, 2 йөртүче баласын махсус креслога утыртмаган, тагын 2 се документларын өйдә онытып калдырган, 24 йөртүче номерлары пычрак машина руле артына утырган, 9 йөртүче страховкасыз рульгә утырган, берәр йөртүче машинасын вакытында учетка куймаган, юл билгесе күрсәтмәсен бозган, штрафын вакытында түләмәгән. Соңгысына аны икеләтә күләмдә түләргә, яки 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгать мәжбүри эшләр каралган. Бер йөртүче инспектор күрсәтмәсен үтәмәү сәбәпле, куып толтылып, 800 сум күләмендә штраф салынган. Вак юл һәлакәтендә юл билгесенә зыян китергән бер йөртүчегә дә штраф салынган. Киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган бер җәяүлегә протокол төзелгән. Бер исерек йөртүчегә исә штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кыш чын-чынлап үз көченә кереп килә. Кичке якта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга да игътибар артсын иде. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов штрафларын вакытында түләмәүчеләрне дә кисәтеп китә. Җәзасын алда язып киттек. Ә инде штрафларыгызны беләсегез килсә - электрон рассылка алу өчен бүлеккә килеп гариза яза аласыз. Юллар сак булуны таләп итә - имин булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев