Районның шахмат буенча чемпионы билгеле булды
Көн буранлы, көчле җил булуга карамастан шахмат буенча район беренчелегенә килүчеләр күп иде.
Араларында әлкән яшьтәге шахмат уены осталары да, кечкенә, өметле "йолдызчык"лар да күренде. Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды.
Чемпион швейцария системасы буенча узган 6 турдан соң ачыкланды. Елдагыча, Раил Шакировка җитүче булмады: Раил - кабат район чемпионы! Икенче урынны Күлле Кимедән Ирек Сабиров яулады. Өченче урын иясе кискен бәйгедә ачыкланды: бронзаны Күәмнән Әгъзәм Борһанов яулады.
Хатын-кызлар бәйгесендә шахматчылар династиясен аерым билгеләргә кирәк. Әлфия Закирова үзе белән кызы Зәлияне дә, оныгы Азалияне дә ияртеп алып килгән... Әллә киресенчә - Азалия әнисе белән әбисен алып килгәнме шунда! Тик шунысы бәхәссез, турнирда тулы бер шахматчылар династиясе чыгыш ясау белән Татарстанның тагын кайсы почмагында горурлана алалар икән?! Биредә моңарчы Лилия Мингатина буларак чыгыш ясаган шахматчы кыз - Лилияне телгә алу урынлы булыр. Елның-елында бер генә турнирдан да калганы юк - көчле шахматчы хәзер Сәгъдиева фамилиясен йөртә. Гаилә тормышын корып җибәрүе белән ихлас котлыйк үзен... Әйтәм бит, бик үзенчәлекле, сюрпризларга бай һәм кызык уеннар белән истә калды бу беренчелек. Ә хатын-кызлар арасындагы урыннарга килсәк, алар түбәндәгечә:
1. Зәлия Мифтахова.
2.Лилия Сәгъдиева.
3. Азалия Мифтахова.
Командалар арасында иң күп баллны Зәлия Мифтахова, Фирдинат Бәйрәмов һәм Раил Шакиров составындагы Әтнә командасы җыйды. Икенче урынны составында Олы Әтнәдән Азалия Мифтахова да уйнаган, Күлле Кименең тагын бер шахматчылар династиясе: аталы-уллы Сабировлар - Зөлкәрнәен һәм Ирек составындагы команда алды. Өченче урында - Лилия Сәгъдиева, Әгъзәм Борһанов һәм Роберт Бәширов составындагы җыелма команда.
Бик күңелле турнир булды, катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев