Республика наркоманнары хәзер синтетика кулланалар– “Әтнә таңы”
Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Аның эшен комиссия җитәкчесе - республика Президенты урынбасарлары Васил Шәйхразиев һәм Фаяз Шабаев алып барды. Утырышны хакимиятнең актлар залында район комиссиясе әгъзалары күзәтте. Көн тәртибенең беренче өлешендә бу өлкәдәге 2014 елгы эшчәнлек белән таныштырдылар. Ни кызганыч, республикада синтетик наркотик кулланучылар...
Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Аның эшен комиссия җитәкчесе - республика Президенты урынбасарлары Васил Шәйхразиев һәм Фаяз Шабаев алып барды. Утырышны хакимиятнең актлар залында район комиссиясе әгъзалары күзәтте.
Көн тәртибенең беренче өлешендә бу өлкәдәге 2014 елгы эшчәнлек белән таныштырдылар. Ни кызганыч, республикада синтетик наркотик кулланучылар арта. Былтыр күбесенчә, спайска каршы көрәш алып барылды. Республикага наркотиклар кертүче 51 канал ябыла, бу уңайдан Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Камадагы җинаятьчел төркемнәр ачыклана. Әйтик май аенда Түбән Камага һәм Төмәнгә наркотиклар китереп торучы 15 кешелек төркем тоткарлана. Ә инде "Наркотикларсыз тормыш" акциясе барышында 56 наркотиклар белән сәүдә итүче кулга алына. Узган елны наркотикларны пропагандалаучы 230дан артык интернет-ресурс ачыклана. Шөкер, хәзер махсус мәктәпләрдә наркоконтроль сыйныфлары ачыла башлаган.
Бүгенге көндә наркоучетта торучылар саны шактый күп булса да, учеттан төшерүчеләр саны да арта. Агуланучылар саны кими. Элек күбрәк героин кулланып җан тәслим кылсалар, хәзер синтетик наркотиклардан зыян күрәләр. Тест ясау юлы белән ачыкланган наркоманнар саны шактый. Шунысы факт, 4 ел элек аларның яртысын героин кулланучылар алып торса, хәзер 70 проценты синтетик наркотик куллана.Соңгы өч елда гына психоактив маддәләрнең 80 яңа төре ачылган. Шуны да белеп тору кирәк, элек күбрәк кадалсалар, хәзер башлыча авыз аша кабул итәләр. Әти-әниләргә белеп тору кирәк: хәзер укучыларга "некурительный табак" (суыра торган) сатучылар бар икән. Хәзер аның белән кечкенә шәһәрләрдә дә сәүдә итүчеләр бар. Наркоманнарны мәҗбүри дәвалау буенча 627 карар дөнья күргән. Моннан качарга омтылган 65 зат административ җаваплылыкка тартылган.
Узган ел дәвамында 599 тапкыр 280 мең квадрат метр мәйданда үсүче составында наркотик матдә булган кыргый үсемлек юк ителгән. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешендә шикләнелеп 92 балигъ булмаган бала тоткарланган. Бу уңайдан: "Һәр районда психолого-педагогик хезмәт булсын", - дип билгеләделәр. Биредә наркотикларның организмга тәэсире, аңа каршы көрәш уңаеннан ниләр эшләнүе хакында сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов та чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев