Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада төзелешләр дәвам итәчәк

Төзелеш дәвам итә Татарстан Республикасында 2015 елны 10 меңнән артык балага исәпләнгән 73 балалар бакчасы төзергә планлаштыралар. Бу хакта мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен учреждениеләр һәм мәктәпләр төзелеше буенча брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Ә гомумән алсак, 11905 урынлык 127 балалар бакчасы булдырырга планлаштыралар. Моннан...

Төзелеш дәвам итә Татарстан Республикасында 2015 елны 10 меңнән артык балага исәпләнгән 73 балалар бакчасы төзергә планлаштыралар. Бу хакта мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен учреждениеләр һәм мәктәпләр төзелеше буенча брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Ә гомумән алсак, 11905 урынлык 127 балалар бакчасы булдырырга планлаштыралар. Моннан тыш 16 балалар бакчасында капиталь ремонт уздырыла һәм 38 өстәмә төркем ачылачак. Бу саннарны агымдагы елныкылар белән чагыштыру урынлы булыр. 2014 елны шулай ук 10 меңнән артык бала өчен 56 яңа бакча төзелде, 15 балалар бакчасы ремонтланды. Министр сүзләренә караганда, балалар бакчалары төзелеше өчен махсус бер типтагы проектлар эшләнгән. Аларны күпмедер дәрәҗәдә үзгәртеп, җирлеккә яраклаштыралар. Кыскасы, соңгы өч елда 429 балалар бакчасында 29807 урын булдырылган. 113 балалар бакчасы төзелгән һәм 87сендә ремонт уздырылган. 219ында 4000 балага исәпләнгән өстәмә төркемнәр эшли башлаган. Бүгенге көнгә 496 мәктәп тә ремонтланган. Түбә, тәрәзә, кабинет ишекләре, кирәк булса җылы бәдрәфләр булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев