Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикадагы урыныбыз

Авыл хуҗалыгы идарәсенең 14 мартка бирелгән сводка мәгълүматларыннан күренгәнчә, районның күмәк хуҗалыклары бу көнне дәүләткә 105342 кг сөт саткан.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 14 мартка бер баш сыердан сау­ган тәүлеклек (кг), дүртенче - зачет исәбеннән саткан сөт (кг), өченче, бишенче - алдагы елның шул ук көненә карата процентларда

Мәңгәр 21,87 112 11957 112

Шахтер 21,35 159 12907 157

Т-чишмә 19,08 111 7056 114

Дусым 18,60 102 10856 102

Күшәр 18,29 103 6350 100

Ленин 17,17 117 17333 113

Таң 16,88 102 13979 104

Уңыш 14,01 98 7753 97

Күңгәр 13,40 103 4735 99

Тукай 13,29 100 12416 102

Районда 17,20 111 105342 110

Алдагы елның шул ук көненә карата 9642 кг сөт күбрәк сатылган. Шәхси хуҗалыклар өлешен дә кертсәк, барлык саткан сөт 115747 кг тәшкил итә. Чагыштыру өчен әле күптән түгел генә, февральнең соңгы көненә алган сводка мәгълүматларына күз салыйк: 29 февраль көнне бер баш сыердан уртача 16,82 кг, алдагы елдан 1,27 кг сөтне күбрәк сауганбыз. Күмәк хуҗалыклар саткан сөт - 103363 кг, алдагы елдан 6903 кг-га артык... Күргәнегезчә, алга китеш сизелерлек. Ике атна элек бер баш сыердан сөт савуда 20 кг рубежын 2 хуҗалык кына узган булса, шул ук 2 хуҗалык - "Мәңгәр" белән "Шахтер" инде 21 кг чиген үттеләр. Соңгысы сөт сатуны алдагы елга карата - 159, "Ленин" 117 процент­ка җиткерде. "Ташчишмә" өчен күңел куана, шөкер, билгеле бер югарылыктан әлегә чигенми.

Ә республика буенча алсак, Әтнә районы элеккечә үк I урында. Бу көнгә безнең сыерларның һәрберсе уртача 18 кг сөт биргән. Бу өлкәдә төп көндәшләребезнең берсе булган Саба районыныкы - бер баштан саву буенча да, бу көнне саткан сөт күләме буенча да әлегә безгә җитә алмый. Әмма II урында баручы Саба сыерларының уртача 200 граммлы бер стакан сөт кенә аз бирүләре күңелне шомландыра - үкчәгә басып киләләр. Аннан соңгы Актаныш, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Буа районнарында бер баш сыердан уртача 16,7-14,3 кг сөт савалар. Республика буенча бу күрсәткеч 12,6 кг тәшкил итә. "Ут күршеләребез" Арча һәм Биектау районнары исемлекнең урта тирәсендә урнашканнар.

Бездә бер баш сыердан саву гына югары дип уйлаучыларның ялгыш фикерен җимерергә телим: сөтне зачет исәбеннән бездән күбрәк күләмдә нибары 5 район сата. Аңларга кирәк, бу беренче чиратта бер баштан сауган сөтнең күплеге белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөтчелек сводка