Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхим итегез, кошкайлар

Һәрбер нәрсәнең кадерен, аны югалтып карагач кына беләсең. Күз алдына гына китереп карагыз әле: җир йөзендә бер генә кош та калмады... Иртән сине үзенең дәртле сайраулары белән кем уятыр. Агачларны, игеннәрне корткочлардан кем чистартыр... Ә без канатлы дусларыбызны ничек каршылыйбыз соң? Узган атнада башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә,...

Һәрбер нәрсәнең кадерен, аны югалтып карагач кына беләсең. Күз алдына гына китереп карагыз әле: җир йөзендә бер генә кош та калмады... Иртән сине үзенең дәртле сайраулары белән кем уятыр. Агачларны, игеннәрне корткочлардан кем чистартыр... Ә без канатлы дусларыбызны ничек каршылыйбыз соң?

Узган атнада башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Кошлар көне" уздырдылар. Бәйрәмгә укучыларның әти- әниләре дә үз өлешләрен кертте. "Иң матур сыерчык оясы" конкурсында 20 эш каралды. Иң матуры буларак 1 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Айбулатның дәү әтисе ясаган сыерчык оясы билгеләнеп үтелде. Дөресен әйткәндә, һәрбер сыерчык оясы игътибарга лаек иде. Хезмәт укытучысы Сабирҗанов Фәрит Эдуард улы сыерчык ояларына булган таләпләр белән таныштырып үтте. Ә иң гадел жюри - сыерчыклар үзләре. Хәзер исә ояларның күбесендә, укучыларга һәм аларның әти - әниләренә рәхмәтләр укып, сыерчыклар сайрый.

Бәйрәмдә укучылар кошларга багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары кошларга багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Тамашачылар белән "Иң - иңнәр" дигән уен уйналды. Алар кошлар турындагы белемнәрен тагын да тулыландырдылар.

Бәйрәм ахырында кошларга багышланган рәсем конкурсына йомгак ясалды. "Иң матур ясалган кош рәсеме" бәйгесендә урыннар билгеләнде.

Ерак юллардан арып, Туган якларын сагынып кайткан кошларыбызны каршы алырга без әзер. Җылы ояларыгызга рәхим итегез, канатлы дусларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев