Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт Әни! Кеше иткәнсең

ӘНИЛӘРГӘ Безнең белән әни, булмасаң да, Уйлар уйлыйм рәсмең каршында, Онтыласы иде бераз гына, Сөйләшәсе иде аз гына ... Иңнәреңә башкаемны куеп Агач чаналарга утырып, Эх! Кайтырга бала чагыма, Җилдәй җитез үсмер чорыма ... Ап-ак, җыерчыклы йөзеңнән, Мөлдерәп торган матур күзеңнән, Миңа таба сихри моң белән Кабатланмас якты нур ага...

ӘНИЛӘРГӘ

Безнең белән әни, булмасаң да,
Уйлар уйлыйм рәсмең каршында,
Онтыласы иде бераз гына,
Сөйләшәсе иде аз гына ...
Иңнәреңә башкаемны куеп
Агач чаналарга утырып,
Эх! Кайтырга бала чагыма,
Җилдәй җитез үсмер чорыма ...
Ап-ак, җыерчыклы йөзеңнән,
Мөлдерәп торган матур күзеңнән,
Миңа таба сихри моң белән
Кабатланмас якты нур ага ...
Бүген әни, синең бәйрәмең -
Күптән әзер чәчәк бәйләмем,
Алай артык кыйммәт түгел ул
Гап-гади бер роза гөле ул.
Кыйммәтләрен әни алмыйсың:
"Кирәк түгел, нигә ул", - дисең,
"Балам ашадыңмы соң әле,
Бигрәк ябык инде син", -дисең.
Бертуктаусыз оек бәйлисең,
Машинаңда күлмәк тегәсең,
Мал-туарын карап керәсең -
Ничекләр соң син өлгерәсең?!
Машинасыз керен юасың,
Утын ягып ипи куясың,
Ә эңгердә җәймә бауны алып
Саламына барып киләсең.
Тальян белән әти җырын сузса,
Син сандугач булып куясың,
Тышка чыгып берәр эш башласа
Син шундук килеп булышасың.
Биш балага рәттән туйлар ясап
Башлы-күзле безне иткәнсең,
Чын күңелдән дога укыйм сиңа,
Рәхмәт Әни! Кеше иткәнсең...

ХАТЫН-КЫЗЛАР! КОТЛЫЙМ БҮГЕН СЕЗНЕ ,
ЧӘЧӘК ТОТЫП СЕЗГӘ МИН КИЛӘМ.
ТЫЙНАК ГОМЕР ИТКӘН ТОЛ ХАТЫННАР,
ЯЛГЫЗ АНАЛАРГА БАШ ИЯМ !!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев