Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РИШВӘТ АЛУ ТУРЫНДА МИНЕМ ФИКЕРЕМ...

Шушы көннәрдә "Намус белән яшәргә кирәк!" иҗат конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурска укучыларның "Минем күзаллавымда ришвәт алу һәм аның өчен нигә җәза бирергә кирәк?" (5-9 сыйныфлар) һәм "Татарстан Республикасы һәм коррупция: кем-кемне?" темаларына иҗади эшләре кабул ителде. Конкурсның муниципаль этабына Әтнә районы гомуми белем бирү йортларыннан 42 укучының иҗат эшләре...

Шушы көннәрдә "Намус белән яшәргә кирәк!" иҗат конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурска укучыларның "Минем күзаллавымда ришвәт алу һәм аның өчен нигә җәза бирергә кирәк?" (5-9 сыйныфлар) һәм "Татарстан Республикасы һәм коррупция: кем-кемне?" темаларына иҗади эшләре кабул ителде. Конкурсның муниципаль этабына Әтнә районы гомуми белем бирү йортларыннан 42 укучының иҗат эшләре кабул ителде. Конкурста рәсемнәр, коллажлар, аппликацияләр, плакатлар каралды һәм стена газеталары чыгарылды. Район финалына түбәндәге укучылар чыкты:

Ранил Сәйфетдинов (Иске Өҗем урта мәктәбе, 8 сыйныф укучысы); Рамилә Хөснетдинова (Бәрәскә урта мәктәбе - 6 сыйныф укучысы); Гөлназ Хәбибуллина (Күшәр мәктәбе - 5 сыйныф укучысы); Марсель Дворников (Олы Әтнә урта мәктәбе - 4 сыйныф укучысы); Илүзә Вәлиуллина (Комыргуҗа урта мәктәбе - 3 сыйныф укучысы).

Бу укучылар дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең эшләре ришвәтчелеккә каршы юнәлтелгән "Намус белән яшәргә кирәк!" конкурсының республика турына җибәрелде.

Конкурсның максаты - укучыларда ришвәтчелеккә каршы тискәре караш тәрбияләү, аңа каршы тору күнекмәләренә өйрәтү, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев