РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
9 декабрь - Бөтендөнья ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында укучы яшьләр һәм прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашында ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларына багышланган очрашу булып үтте. "Республика һәм төбәкләр дәрәҗәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәте" темасына караган бу чараны район хакимиятенең ришвәтчелеккә...
9 декабрь - Бөтендөнья ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында укучы яшьләр һәм прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашында ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларына багышланган очрашу булып үтте. "Республика һәм төбәкләр дәрәҗәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәте" темасына караган бу чараны район хакимиятенең ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча урынбасары Гөлнара Гәләүтдинова алып барды. Әйе, кеше тәнендәге яман шеш белән бер булган "ришвәт" атлы бу әшәке чир көннән-көн зурая һәм арта. Аңа каршы көрәш чараларын булдыру максатыннан яңадан-яңа проектлар кабул ителә. Берәү дә ришвәтчелеккә битараф булмаска тиеш. Район прокуроры урынбасары Шамил Сабиров та үзенең чыгышында әнә шуңа басым ясады. "Ришвәтчелек ил үсешен экономик яктан боза. Ришвәт бирү бизнеска комачаулый, гомумән, нинди генә өлкәгә карамастан күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын киметә. Андый очракларга тап булсагыз, битараф калмагыз", - диде ул үзенең чыгышында. "Әтнә" полициясе бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәләхов балигь булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр турында сөйләп үтте. Гөлнара Гәләүтдинова янәдән ришвәтчелеккә кире кайтып, аңа каршы көрәш буенча оештырылган бүлекләр турында сөйләде. Бу максаттан барлык түләүләрне электрон түләү системасына күчерү отышлы булуын искәртеп узды. Чара барышында шушы темага багышланган презентацияләр дә күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев