Ризван - ышанычлы булышчы!
"Мин әтинең булышчысы" исемле конкурска йомгак ясадык.
9 көндә 326 кеше тавыш бирүдә катнашты. Күпчелек тавышны Олы Әтнәдән Ризван Кәримов җыйды. Аның өчен сораштыруда катнашучыларның 43,6 проценты, ягъни 142 респондент тавыш бирде. Иске Җогыптан Инсаф Хәбибуллин, Кама Тамагыннан Сәгыйдә Сабитова һәм Арыдан Гөлчәчәк Каюмова да шактый күп тамашачы мәхәббәтен яулады. Ә безнең өчен сез дүртегез дә җиңүчеләр, дүртегезгә дә истәлек бүләкләре тапшырырга булдык.
Иртәгә, 10 март көнне үз җаегыз белән редакциягә кереп бүләкләрегезне алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев