Аш-суга осталык - зур дәрәҗә. Гомер-гомергә авылның иң уңган кешесе булган, ул кайсы йорт кунак-төшем җыя, шунда барып табын әзерләшкән. Гадәттә, ул оста белемне дә, тәҗрибәне дә өендә, мич янында туплаган. Ә хәзер исә пешекчеләр әзерли торган уку йортлары бихисап. Аерым төр ризыкны әзерләргә өйрәтүче курслар, мастер-классларның да исәбе юк. Теләгең булсын да, ялкауланма гына!
Бу атнада Казанда яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында "Татар гаиләсе" бәйгесе үтте. Танылган пешекче Резедә Хөсәенованың "Тәмле булсын" рестораны кырмыска оясын хәтерләтә. Республиканың 15 районыннан килгән һөнәр училищесы студентлары ярышка әзерләнә.
Пешереп килгән милли ашлардан табын сыгылып тора. Ни генә юк монда: кыстыбый, вак бәлеш, ит бәлеше, гөбәдия, чәкчәк, тутырган тавык дисеңме? Аларны күрүгә авыздан сулар килә, чөнки һәммәсе матур итеп бизәлгән.
Әлеге бәйге татар милли ризыкларының "атасы", атказанган пешекче Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 еллык уңаеннан уза.
Резидә Хөсәенова: "Бәлешне балаларыбызга тапшырмасак, ул онытылачак"
Жюри әгъзасы Резидә Хөсәенова бу бәйгене яшьләр өчен бер стимул дип саный. Гомумән, ул татар милли ашларына күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикердә.
- Бәлешне безнең әниләребез дә, әбиләребез дә пешергән. Әгәр аны балаларыбызга тапшырмасак, ул онытылачак. Еш кына безгә эшкә урнашырга килүчеләр белән шундый кызык та, кызганыч та хәл килеп чыга. Мин алардан: "Сез өчпочмак пешерә беләсезме?" дип сорыйм. "Пешереп караган бар", - диләр. Алларына әзер камыр куйсаң да, өчпочмак бөгә белмәүчеләре бар. Шуңа мин "Татар милли ашлары" дигән фән укытылуын телим.
Күптән түгел Япониядә булып кайттым. Анда бөтен җир чип-чиста, ялт иткән. "Нишләп монда шуның кадәр чисталык?" - дип сорыйбыз. Баксаң, 1 сыйныфтан ук тәрбия дәресе керә икән. Кайсы чүп савытына кәгазьне, кайсына пластикны атарга өйрәнеп үсә балалар. Талны да бит вакытында бөгәргә кирәк, диләр. Бала аш бүлмәсендә дә кечкенәдән кайнашып үсәргә тиеш. Алисә исемле ике яшьлек оныгым бар минем. Ул әнисе белән коймак, пицца пешерә. Миңа да видеолар төшереп җибәрәләр. Кыз баланы аш-суга кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. "Аяк астында буталма, он чәчәсең", - дип, баланың кызыксыныуын бетерергә ярамый, - ди ул.
15 районнан килгән команда үзләре пешергән ризыкларны тәкъдим итү өчен бик каты әзерләнгән. Барысы да милли киемнән. Номерларын җыр-бию, сәхнәләштергән күренешләр белән бизәүчеләр дә булды.
Сер түгел, яхшы пешекче үзенең "фирменный" серен бервакытта да ачып салмый. Менделеевскидан килгән конкурсантлар да камыр рецебын әйтмәде. Ә чистайлылар төгәл пропорциясен бүлешмәсәләр дә, тәмле гөбәдиянең составын әйтеп узды.
Чистай гөбәдиясе камыры
Чистай гөбәдиясе камыры каймак һәм атланмайга изелә. Кортны жәлләмәскә кирәк. Аның өстенә бер кат бүрттерелгән дөге җәелә. Аннан соң исә гөбәдиянең уртасына күрәгә, ә ккырыйларына кара җимеш тезелә. Калган өлеше исә безгә таныш булган дөге, йомырка, йөземнән тора. Әзер ризыкны ясап бетергәч, атланмай белән майлап, өстенә бик тәмле печеньеның валчыкларын сибәләр. Чүт онытмадым, эшне башлаганда да, һәр катны ясаганда да "бисмилла" әйтергә кирәк.
Булачак пешекчеләрнең хезмәт җимешләрен татып караучылар арасында шагыйрь Роберт Миңнуллин да бар иде. Баксаң, аның үзе әйтмешли, "бу тирәдә буталып йөрүе" юкка түгел икән.
- Аш-су тирәсе әйбәт җир бит ул, тамак та тук, күңел дә көр. 8 сыйныфны тәмамлагач, мин Уфа сәүдә-кулинария училищесына укырга кердем, - дип сөйләде Роберт абый. - Укый башладым, тулай торак юк, кеше җилкәсендә яшәү кыен. Җитмәсә, авылны, әнине сагыну хисе җанны ашый. Түзмәдем. Өч ай укыганнан соң ташлап кайтып киттем.
Шулай да аш-суга, оста пешекчеләргә булган хөрмәтем кимемәде. Әйтик, Юныс Әхмәтҗанов. Ул галим дә, генерал да, хөкүмәт җитәкчесе дә түгел, ә гомерен мич янында, казан алдында узырган шәхес.
Безнең татарда ике үзенчәлекле, соклангыч кеше бар. Аның берсе - хәйрияче Әсгать Галимҗанов, икенчесе Юныс ага. Алар икесе дә юктан бар итеп, читтән ярдәм алмыйча, үз бөеклекләрен үзләре эшләгән шәхесләр.
Татар милли ашлары белән бергә, Юныс Әхмәтҗанов Татарстан данын да читкә тараткан кеше. Пешерү белән генә түгел, халык авыз иҗаты кебек, рецептлар җыеп та никадәр китап чыгарган ул. Икмәккә багышланган басмалары исә минем өчен аеруча да якын. Заманында ул очучылардан Гагарин, Терешкованы, артист Никулинны кунак итә. Хәтта ул Никита Хрущевны да тутырган тавык белән сыйлый! Ә бит үзенең шөгылен әнисеннән өйрәнеп алган гади рецептлардан башлый.
Роберт абый үзенең иң яраткан ризыгы дип манный боткасын атады.
- Балачакта әни манный боткасы пешерә иде. Ул туклыклы да, тиз әзерләнә, тәмле дә. Белмим, әллә балачакның иң күңелле мизгелләре белән бәйле булганга, һаман да яратам мин аны. Хәзер хатыным пешерә. Гомумән, бәхеткәме-бәхетсезлеккә каршымы, бик тәмле пешерә ул минем. Шуңа күрә менә кәчтүмем дә шартларга җитешеп тора, - дип көлдерде шагырь.
Нет комментариев