Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия халкы структурасында балалар өлеше арткан

15 яшькә кадәрге балалар саны узган елда 600 меңгә күбәйгән. (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия халкы структурасында соңгы 15 елда беренче тапкыр балалар өлеше 18,3 процтка кадәр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып, "Известия" яза. Аерым алганда, 15 яшькә кадәрге балалар саны узган елда 600 меңгә арткан. Бу моңа кадәр...

15 яшькә кадәрге балалар саны узган елда 600 меңгә күбәйгән.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия халкы структурасында соңгы 15 елда беренче тапкыр балалар өлеше 18,3 процтка кадәр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып, "Известия" яза.

Аерым алганда, 15 яшькә кадәрге балалар саны узган елда 600 меңгә арткан. Бу моңа кадәр исәпләнгән 26,9 миллионга 2 процент күләмендәге үсеш. Белгечләр балалар саны ишәюнең берничә сәбәбен атый. Шуны берсе - 1990 елларда һәм 2000 еллар башында туучылар санының аз булуы.

"Узган елда эшкә яраклылык яшенә җитүчеләр туучылар санына караганда азрак булган. Ә бу 0-15 яшьләрдәге төркем санының артуын аңлата", - ди Югари икътисад мәктәбенең демография институты директоры Анатолий Вишневсвий.

Моннан тыш, зур үсешне Чечня, Тыва, Ингушетия республикалары күрсәтә. Традиция буенча, монда туучы балалар саны күрсәткечләре югары, өстәвенә, бу тенденция ана капиталы бирелү белән дә стимуллаштырылган. Шулай ук мигрантлар балалары да балалар өлешен арттыра.

Балалар өлеше артуга карамастан, Россия халкы картая бара. 2016 елда пенсиягә бер миллион кеше чыккан.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев