Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия көне уңаеннан - "Әтнә таңы"

12 июнь - Россия көне. Шушы уңайдан район мәктәп яны лагерьларында кызыклы чаралар уздырыла. Комыргуҗа мәктәбендә - "Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт символларын беләсезме?" исеме астында викторина, туган ягыбыз тарихына багышланган әңгәмә. Күәм мәктәбендә - "Безнең илебез " - викторина. Түбән Көек мәктәбе - асфальтта рәсем ясау бәйгесе, нәсел гербларын...

12 июнь - Россия көне. Шушы уңайдан район мәктәп яны лагерьларында кызыклы чаралар уздырыла.

Комыргуҗа мәктәбендә - "Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт символларын беләсезме?" исеме астында викторина, туган ягыбыз тарихына багышланган әңгәмә.

Күәм мәктәбендә - "Безнең илебез " - викторина.

Түбән Көек мәктәбе - асфальтта рәсем ясау бәйгесе, нәсел гербларын сүрәтләү буенча. "Россия - минем Ватаным" темасына әңгәмә.

Олы Мәңгәр мәктәбе - Россия көне уңаеннан укучылар белән әңгәмә, "Символы России" стена газетасын чыгару.

Бәрәзә - "Символика России" интеллектуаль уен бәйгесе, рәсем бәйгесе.

Күшәр - "Россия көне" исеме астында әңгәмә, туган ил, туган як турында җырлар бәйгесе, "Найди знамя"- интеллектуаль уен.

Күңгәр мәктәбе - Россия символлары буенча әңгәмә, "Минем туган ягым" викторинасы, "Мин Россиядә яшим" шигырь бәйгесе.

Яңа Шашы мәктәбе - "Канун һәм без" исеме астында укучылар һәм вожатыйлар арасында аралашу сәгате, "Мин туган ягымны яратам" исемле рәсем һәм хикәяләр бәйгесе, спорт сәгате.

Күлле Киме мәктәбе - Сибгат Хәким музеена сәяхәт, "Әгәр мин президент булсам" иншалар бәйгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев