Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия укучылары өч ел эчендә ике сменалы укуга күчәчәк

Вице-премьер Ольга Голодец өченче смена проблемасын җитди демографик үсеш белән аңлата.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәктәпләрендә өч сменалы уку проблемасы яңа уку биналары салыну ярдәмендә өч ел эчендә хәл ителәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җиткергән, дип хәбәр итә "Известия". Вице-премьер өченче смена проблемасын җитди демографик үсеш белән бәйләп аңлаткан.

Ольга Голодец яңа мәктәпләр салу программасының, демографик үсешне истә тотып, бюджетка өч елга салынуын җиткерә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Без якындагы өч елда вазгыять Россиядә тулысынча хәл ителер дип ышанабыз", - дип җиткергән ул.

Россиядә яңа мәктәпләр салу программасы инде ике ел дәвамында тормышка ашырылып килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/04/149600/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев