Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә Әтнә "Шахтер"ы - I, "Тукай" III урында (фотоларда)

Безнекеләр "Иң яхшы"лар арасында җиңделәр.

Хәтерлисездер, "Әтнә силосы - Россиядә иң яхшысы", дип мәкалә язган идек, хәзер аның дәвамы белән таныша аласыз. Әлеге минутларда Мәскәүдә "Агроферма-2017" күргәзмәсе кысаларында "Лучший кукурузный силос-2016" җиңүчеләрен бүләкләү бара.

Соңгы мәгълүматларга караганда, безнең "Шахтер" һәм "Тукай" хуҗалыклары искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр: "Шахтер" - I, "Тукай" III урын яулады. Икенче урынны Чиләбе өлкәсенең "Коелгинское" фермасы алды.

Россиянең бу өлкәдәге "Иң яхшы" 10 хуҗалыгы арасына узу үзе үк зур җиңү санала. Ә монда - безнекеләр "Иң яхшы"лар арасында җиңделәр.

Фотоларны Мәскәү шәһәрендә узган чарадан Рөстәм Һашимов җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев