Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Россиядә яшәүчеләрнең 43 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Татарстанда привка ясатучылар саны 1,5 миллионнан артып киткән.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Россиядә яшәүче 62,7 миллионнан артык кеше гриппка каршы привка ясаткан. Бу илдәге халыкның 43,4 процентын тәшкил итә. Әлеге саннарны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) идарәсе китерә.

10 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә яшәүче 62,7 миллионнан артык кеше гриппка каршы привка ясаткан. Вакцинациянең җирле халыкны колачлау дәрәҗәсе буенча лидер төбәкләр - Тыва Республикасы (55,6 процент), Краснодар крае (54 процент), Санкт-Петербург (48, 4 процент) һәм Мәскәү (48 процент).

Ул көнгә Татарстанда привка ясатучылар саны 1,5 миллионнан артып киткән. Бу 41 процентны тәшкил итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/13/152188/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев