Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә кадәр арткан

Быел яңа туган сабыйларның үлеме тарихи минимумда булуы теркәлгән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә кадәр арткан. Шул ук вакытта кешеләр үпкә кабарудан (пневмония) һәм алкоголь белән агуланудан азрак үлә башлаган. Бу хакта Рф сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде, дип яза "Российская газета".

"Агымдагы елның 9 аенда Россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә кадәр арткан. Үлүчеләр саны 2,8 процентка кимегән һәм 1 мең халыкка 12,6 үлем очрагы туры килә", - диде министр.

Вәзгыять яхшыруның сәбәбе - авырулардан үлү очраклары кимү. Пневмониядән үлүчеләр саны 19,4 процентка кимегән. Ә алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны 19,3 процентка азрак.

Шулай ук туберкулез һәм сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны кимегән.

Быел яңа туган сабыйларның үлеме тарихи минимумда булуы теркәлгән. Өч кварталда бу күрсәткеч 12 процентка кимегән һәм яңа туган 1000 сабыйга 5,3 процент үлем очрагы туры килә. Шул ук вакытта күпчелек төбәкләрдә яшь балаларның үлеме 5 проценттан түбән, бу дөньяда иң яхшы нәтиҗәләргә туры килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/11/152128/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев