Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Республиканың VII “Безнең Татарстан” яшьләр форумында тематик сессия уздырды

Әлеге чара ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгында үтте.

Биредә хәзерге заман спортына бәйле бик күп актуаль, шул исәптән "профессиональ" һәм "любительский" спортка бәйле мәсьәләләр каралды.

"Законнар чыгару - минем өчен яңа, шул ук вакытта бик кызык процесс. Мин халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә тырышып эшләргә телим. Ә Евразия интеграциясендәге эшчәнлегемә килсәк, ни өчен спорт өлкәсендә түгел дип кызыксынучылар бардыр, спорт - халыклар арасында дуслыкны ныгытучы инструмент ул. "Спорт дипломатиясе" дигән төшенчә дә бар, хәтта", - диде ул. Димәк, парламентта ул эшләгән комиссия белән спорт буенча омиссия арасында үзара уртаклык бар.

Чарада данлыклы элекке ватерполчы гына түгел, форумда катнашучылар да үз фикерләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев