Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Халык иң лаеклыларны сайлар дип өметләнәбез- "Әтнә таңы"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 май иртәсендә беренче булып исәпләү участогына килеп, «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашучылар өчен үз тавышын бирде. Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 16.26.001 санлы исәпләү участогы ачылгач беренче тавыш бирүче Татарстан Президенты булды. Рөстәм Миңнеханов участок исәпләү комиссиясендә теркәлеп, ике - бермандатлы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 май иртәсендә беренче булып исәпләү участогына килеп, «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашучылар өчен үз тавышын бирде. Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 16.26.001 санлы исәпләү участогы ачылгач беренче тавыш бирүче Татарстан Президенты булды. Рөстәм Миңнеханов участок исәпләү комиссиясендә теркәлеп, ике - бермандатлы сайлау округы һәм федераль сайлау округы буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның исемнәре язылган бюллетеньнәрне тамгалау өчен чаршау артына узды. Әйтергә кирәк, мондагы бюллетеньнәрнең беренчесенә - сигез, икенчесенә кырыктан артык кандидатлыкка кандидатларның фамилияләре кергән. Алар барысы да сайлаучыларга таныш кешеләр, чөнки соңгы ике-өч айда очрашуларда, дебатларда чыгыш ясадылар, үзләре белән таныштырдылар.

- Быел без Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатларны билгеләүнең яңа формасын файдаланабыз. Халкыбыз иң лаеклыларны сайлар дип өметләнәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә. Президент эзеннән үк диярлек шушы ук исәпләү участогына килгән сайлаучы кыз, ул үзен Динә Әшрапова дип таныштырды, республика җитәкчесе белән күрешүдән файдаланып, телефонына бергәләп «селфи» төшәргә рөхсәт сорады. «Кем иртә тора - шуның эше уңа, диләр. Мин дә һәрвакыт сайлауларга иртәдән йөрергә яратам, сайлаучы буларак бу җаваплы эшне иртән башкарып куйгач, көнне инде башка эшләргә багышларга да вакыт кала. Алдан тавыш бирүгә килгәнче, интернеттан бөтен кандидатлыкка кандидатлар турында мәгълүматларны укып, өйрәнеп чыктым, шуңа күрә кемнәр өчен тавыш бирәчәгемне белдем - унлап кешене тамгаладым», - дип сөйләде Республика җир кадастрасы үзәге башкарма директоры булып эшләүче егерме биш яшьлек Динә Әшрәпова.

Мәгълүм булганча, 22 май - Бердәм алдан тавыш бирү көнендә бөтен Россия буенча халык «Бердәм Россия» партиясенең быел көз - 18 сентябрьдә узачак депутатлар сайлауларында катнашачак кандидатлар өчен тавыш бирә. Исәпләү участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылды, һәм алар кичке 8гә кадәр ачык булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә исә депутатлыкка кандидатлар рейтингы төзеләчәк. Россия күләмендә барлыгы 3 меңгә якын кандидатлыкка кандидат теркәлсә, Татарстанда алар - 58.

Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасының 450 депутат кәнәфие өчен исә быел ундүрт партия көрәшәчәк. Казанның әлеге 16.26.001 санлы исәпләү участогында тавыш биргән Татарстан парламенты рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республикада алдан тавыш бирүгә җитди әзерлек алып барылды. «Кандидатлыкка кандидатлар бик күп очрашулар үткәрде. Монда интернет, телевидение мөмкинлекләре дә ярдәм итте. Шәхсән, миндә бөтен кандидатлар да уңай тәэсирләр калдырды. Башка партияләрдән аермалы буларак, «Бердәм Россия» партиясе генә үз мәйданы аша илнең язмышына битараф булмаган кешеләргә социаль-икътисади үсешкә өлеш кертергә юл ачты. Шунысы бар: бу юлы алдан тавыш бирүдә сайлаучыларның 15 процентының катнашуы җитә, дөньякүләм тәҗрибә шундый. Шулай итеп, Татарстанга 444 мең данә генә бюллетеньнәр бүленде. Әмма безнең сайлаучылар гомер-гомергә активлык күрсәтте, исәпләү участокларына килүчеләр күбрәк булачак дип уйлыйм. Иртәнге сәгать 8дә барлык участоклар да эшен башлады, кешеләр тавыш бирергә агыла, безнең халык киләчәккә битараф түгел», - дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашуда.

16.26.001нчы санлы исәпләү участогы комиссиясе рәисе Эльмира Мәҗитова сүзләренчә, бу участокка, әйтик, 697 бюллетень тәкъдим ителгән, беренче сәгатьтә үк йөздән артык кеше тавыш бирергә өлгергән. Исәпләү участоклары кичке 8гә кадәр эшләячәк, бюллетеньнәр калмаган очракта, килгән сайлаучыларга рәхмәт әйтеп, аларны 18 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларга чакырып калачаклар.

Чыганак: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев