Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ - гомрә кылды
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ - гомрә кылды

Татарстан Президенты Кәгъбә эченә үтү мәртәбәсенә лаек булган. (Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында кече хаҗ - гомрә кылды. Республика башлыгы бүген үзенең социаль челтәр битләрендә Мәккә шәһәренә багышланган фото һәм видео куйган. Татарстан Президенты зур мәртәбәгә лаек була: Согуд Гарәбстанының бары...

Татарстан Президенты Кәгъбә эченә үтү мәртәбәсенә лаек булган.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында кече хаҗ - гомрә кылды.

Республика башлыгы бүген үзенең социаль челтәр битләрендә Мәккә шәһәренә багышланган фото һәм видео куйган.

Татарстан Президенты зур мәртәбәгә лаек була: Согуд Гарәбстанының бары шәрәфле кунаклар гына керә торган Кәгъбә эченә үтә. Миңнехановка хаҗ кылучы башкара торган үзенчәлекле ритуал - Хаҗар аль-әсвадка, Кара ташка орынырга һәм догалар укырга насыйп була.

Татарстан Президенты белән бергәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да гомрә кылды.


Нет комментариев