Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп тәмамлаучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кушты

Укучылар алдан ук урнаштырылган камера һәм зур оператив хәтер булган соңгы модельнең планшетлы компьютерларын алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанс министрлыгына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мохтаҗ күпбалалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, аларга хәзер ОГЭ һәм БДИга интенсив әзерлек алып барырга кирәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзер җаваплы чорга — чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнүче балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлдән интегергә тиеш түгел, безнең бурыч аларга шартлар тудыру, хәзер аеруча моңа мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә ТР Президенты интернет аша Чаллы лицееның берсендә һәм Лениногорск нефть техникумында берничә онлайн-дәрес үткәрде. Укучылар һәм педагоглар белән аралашу барышында проблемалы сораулар яңгырады. Аерым алганда, күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен виртуаль дәресләрдә катнашу өчен техник чаралар булу мәсьәләсе актуаль.

Рөстәм Миңнеханов Соңгы модельнең 2 мең планшетын, камера һәм зур оператив хәтер белән сатып алырга кушты. Җайланмалар мәктәпләргә тапшырылачак, аннан гаиләләр гә биреләчәк. Уку тәмамланганнан соң, планшетлар мәктәпкә кайтачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/official/09-04-2020/minnihanov-poruchil-obespechit-planshetami-vypusknikov-shkol-iz-nuzhdayuschihsya-semey-5735140 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев