Рәтләмичә кайтып китә күрмә
Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем күтәрә алмаслык горурлык бар аларда. Аналар балалар шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Әниемә булган җылы хисләремне, хатын-кызлар...
Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала.
Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем күтәрә алмаслык горурлык бар аларда. Аналар балалар шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар.
Әниемә булган җылы хисләремне, хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, сезнең белән уртаклашасым килә. Әнием, Галия исемле, районыбызның Иске Җогып авылында туган. Һәрвакытта җор телле, оптимист рухлы, тормышына шөкерана кылып яши белүче анам хакында сөйләми мөмкин түгел. Әнием гомер буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләде. Ул вакытта без Арча районына карый идек. Мари чигенә урнашкан авылдан Арчага кадәр барып, халык сораган әйберне алып кайтырга кирәк, шәхси транспорт юк. Төшке аш вакытына барып җитсен, тиешле кешене күреп, уртак тел табып, кирәк икән юмалап, кирәкле әйберләрне алгач, 2 сумкаңның тулганын сизмичә дә каласың. Әле иң өстенә дә салып була бит. Чатка чыгып җитеп булса, берәрсе утыртмыйча калмас дип, фикер йөртеп, әкрен генә атлыйсың. Кышлауга кадәр кайтып җиткәч, эш урыныма 2-3 км гына кала. Кышкы кыска көннәрнең кичкә авышып килгән мәле. Әйберләрнең авырлыгыннан кулым өзелеп төшә, дип торам. Күрше авылга менеп баручы шофердан илтеп куюын сорадым. Эше ашыгыч булгандыр, китү ягын карады,-ди зарланырга теләмичә. Кайчан кайтсан да, өйдә караңгы чырай күрсәтүче булмаган.
Һәр сишәмбе саен мари авылларына, я булмаса Казан шәһәренә барып, товарларны сатар өчен машина биргәннәр. Шулай булмаганда планны үтәп булмый. 4 баланы да үстерергә кирәк. Кая гына барсам да, минем килүемне көтеп торалар иде,-ди. Үзе дә аралашучан кеше булганга, сатулар уңышлы гына узган. Мари авыллары пычраклары да бер дә онытылмый ди ул. Тырышлыгын күреп, эшен һәрвакыт уңай бәяләүләрен, аның Мактау кәгазьләре, медальләре күрсәтеп тора. Районда берничә мәртәбә беренче урында булган. Үзенең эшеннән тыш колхоз эшләренә дә йөрергә туры килгән. Һәр гаиләгә борчак җире бүлеп бирелә торган булган. Бүген - иртәгә бала табарга җыенучы анам да, чалгы тотып күрше авылга киткән. Чембулат авылы тавын һич менеп булмый дип искә ала ул. Янымда баручы кайнанам сәнәкнең арты белән арт санымнан этеп менгезде . Шул көнне 4,5 кг -лы улын тапкан. Икенче көнне комбайнда ашлык уручы әтием басудан гына туры әниемнең хәлен белергә барган. Күчтәнәч итеп 1 бөтен ипи һәм 1 сумка шомырт алып барган (анасына әйтеп тормыйча гына). Әйе, ул вакытларда бәбәй көтүче аналарның бик кадере булмаган шул. Балаңа 1ай тулыр-тулмас эшкә чыгылган. Имчәк балаңны күкрәгеңә куеп имезгәндә, куллар шәл бәйләгән. Бервакытны йокыга чыдар әмәл калмагач, көндезен кровать астына кереп йоклаганмын(берәүдә борчуын теләмәгәндер.) Кайнанам исемемне дәшеп, өй буйлап, эзләп йөргән, тапмаган.
Элек шулай кичен хайваннар карап кергәннән соң, бер-береңә барып, кич утырып шәл бәйләүләр булган. Чәйләр эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп, кеше бер-берсе белән аралашкан. Әни булган җирдә һәрвакыт күңелле булган. Әнием хәзер дә кеше кәефен күтәрә белү сәләтен югалтмаган. Үзе турында: кешедән беркайчан да көлмәдем. Ничек бар - шулай кабул иттем. Һәрбер кешенең хәленә кереп дәшә идем, аларның туган-тумачалары турында сорашам, киңәшемне бирәм. Кешедән көнләшеп карау хисе - ят нәрсә минем өчен. Кемнең дә булса эштә күтәрелүен ишетсәм, аның белән бергә куана идем,- дип сөйли. Әнинең безгә гел әйтә торган сүзе: үзегезне кешедән бер баш түбән итеп хис итеп сөйләшегез. Шулвакытта үзегезнең бу тормышта тагын да кирәк кеше булуыгызга төшенеп яшәрсез,-ди. Әниемнең көр күңелле булуына, дөнья тормышы белән кызыксынып яшәвенә, көчле ихтыярлы булуына сокланып яшим. Әтием Идварт белән үзара аңлашып яшәп, бергә 50 ел гомер узганы сизелмичә дә калган. Әти һәрвакыт тормышта әнинең таянычы булып торды.
Мин үзем күп еллардан бирле, үземнең туган авылыма килеп, башлангыч сыйныфларда укытып йөрим. Минем мәктәбем дә әниләрнең йорты белән кара- каршы. Әнием көн дә минем хәлемне белергә мәктәпкә кереп чыга. Хәзер менә шулай уйлыйм: әнинең миңа булган кайгыртучанлыгы, таләпчәнлеге минем чын укытучы булып ирешүемә этәргеч ясагандыр. Берүзем генә эшләгәч, мәктәпнең хуҗалык эшләре дә үземнең өстә. Минем төп эшем укыту булса, әнигә күбрәк көндәлек эшләр күзгә ташлана.
- Кызым, бүген түтәлләреңне казып бетер. Иртәгә укучыларың белән чәчә башларсын. Бер рәшәткәңне дә сындырганнар, аны рәтләмичә кайтып китә күрмә, бакчаңа хайваннар керер. Әнием һәр җомга саен укучы балаларга сәдака бирергә керә. Аларның һәрберсенең башларыннан сыйпап, әйбәт укуларын тели. Чыгып киткәндә: "Сабантуй" газетасындагы конкурска балаларың катнашамы?- дип кызыксына. Әнине баскыч төбенә озата чыгам. Кичектерелергә ярамый торган эшләр тагын искә төшә:
- Кызым, кар күп вакытта мәктәп нигезеңә карны өеп куй. Штраф салганчы, лапас түбәсендәге карыңны да төшерәсе бар икән. Районга иртәгә дә бара алырсың, эшләреңне бүген карап бетер. Аның белән килешми мөмкин түгел.
Хәзерге вакытта әнием авылда абыстай вазыйфасын башкара. Авыл кешеләре дә, әйләнә-тирә авыллар да, Галия дип, якын итеп, хөрмәт итеп торалар үзен. Әниемә олыгайган көнендә гаилә тынычлыгы, саулык, үзенең тормышта һәрвакыт кирәк икәнен тоеп яшәвен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев