Рухи байлык алдылар
Күлле Киме - Ары дамбасыннан төшкәндә, ерактан 2 катлы бина күзгә ташлана. Бу мәһабәт бина - Күлле Киме төп мәктәбе. Мәктәпнең тарихы озын, күп шәхесләрне дөньяга таныткан чал мәктәп инде ул. Сибгат Хәким, Лена һәм Луара Шагыйрьҗаннар, Әсхәт Сәфәров һәм тагын бик күпләр шунда "канат чыгарып" бөеклеккә ирештеләр. Бүгенге көндә...
Күлле Киме - Ары дамбасыннан төшкәндә, ерактан 2 катлы бина күзгә ташлана. Бу мәһабәт бина - Күлле Киме төп мәктәбе.
Мәктәпнең тарихы озын, күп шәхесләрне дөньяга таныткан чал мәктәп инде ул. Сибгат Хәким, Лена һәм Луара Шагыйрьҗаннар, Әсхәт Сәфәров һәм тагын бик күпләр шунда "канат чыгарып" бөеклеккә ирештеләр.
Бүгенге көндә дә мәктәптә көчле, бердәм коллектив эшли. 5 югары, 16 - 1нче квалификацион категорияле (филиаллар белән бергә) укытучы укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирә. Остазларыбыз Саимә һәм Галимҗан Сабировлар, Наилә Газимова, Гүзәлия һәм Наил Йосыповлар, Гөлсинә Хәкимуллина, Луиза Шәмсиева - мәктәбебез горурлыгы. Алар үткәргән һәрбер дәрес тирән эчтәлекле, алар биргән киңәш-тәкъдимнәр педагогик хезмәтне җиңеләйтә. Мәктәп директоры Рәдис Хәмидуллин, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Паутова, тәрбия эшләре буенча урынбасар Римма Сафина методик эшне һәръяктан җентекләп уйлап, дөрес итеп оештыралар.
Елның елында мәктәптә кышкы һәм җәйге ял вакытында мәктәп яны ял һәм хезмәт лагере эшләп килә. Һәр елны лагерь үзенчәлекле, балалар күңелендә озак истә калырлык итеп оештырыла.
Бу исә лагерь мөдире Римма Ришат кызының һәм вожатыйларның киң эрудицияле, үз эшенә бирелгәнлеге белән аңлатыла.
Быелгы уку елында да җәйге лагерь тиешле югарылыкта узды диясем килә. Алдан һәр нәрсәне ахырына кадәр уйлап төзелгән программа буенча эшләнде.
Төрле юнәлештәге эш төрләре алынды. Лагерьда барысы 15 укучы ял итте. Укучылар төрле урыннарда экскурсиядә булдылар. Балаларны пешекче Рузалия һәм Гөлнара апалары телеңне йотардай тәмле ашлар белән сыйлады. Калатауның изге чишмәсеннән су да алып менеп эчтеләр, Комыргуҗа мәктәбендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани, Әтнәдәге туган якны өйрәнү музейларында булып, рухи яктан баедылар. Туган авыл буйлап йөреп тә күп нәрсәләр күзәттеләр. Халыкка хезмәт иткән пилорам һәм блок ясау цехында Альберт Шәйдуллин хезмәтнең тәме - хөрмәт икәнен аңлатып, киләчәктә яраткан һөнәрне сайлау өчен бик тырышып укырга кирәклеген әйтте. Үз шәхси хуҗалыгында тырышып эшләп, күп терлекләр тәрбияләгән Хәмитовларны да күрделәр укучылар. Шакировларның кызыл калфак һәм түбәтәй кигән чибәр күркәләрен дә сәламләделәр. Кайтышлый Сабиров Фәнис көче белән төзекләндерелгән саф чиста чишмә суын эчеп, тәннәренә сихәт, көч алдылар. Гомумән, тырыш халык яши Күлле-Кимедә.
Лагерьның истә калырлык тагын бер гүзәл мизгеле - Сабантуй уздыру. Сәгать көндезге 10да "Кояшкай" лагере һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары авылдашларын Сабантуй мәйданчыгында каршы алды. Нинди генә ярышлар, уеннар үткәрмәделәр бәйрәмдә! Капчык киеп тә, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, су да ташыдылар, катыктан йөзек тә эзләделәр балалар. Ә уенның финал өлешендә татарча көрәш тә булды. Гадел судья Надир Батршин егетләрне көрәштереп, җиңүчеләрне билгеләде: Хәмитов - I, Газимов - II, Имамиев III урынга чыктылар. Ә менә җиңүчеләрнең бүләгенә килгәндә, чып-чын сюрприз булды. Римма Ришат кызы ап-ак тере куян һәм "чып-чын" машина тартып чыгаргач, мәйдан гөж килде. Авыл халкы Сабантуй үткәрү өчен бик күп бүләк бирде. Беркем дә бүләксез калмады.
Лагерь үтеп тә китте. Ә балаларны алда күңелле уеннар, тәмле җиләкләр, төрле эшләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев