Русланны Казан алкышлады
Басып алкышлады. 14 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге филармония бинасындагы концерты тәмамланыр алдыннан "Гомер бит ул озын бер юл" җырын башкарганда тамашачы, дәррәү басып, алкышлап җырлатты Руслан Зөфәр улын. Үзе нинди хисләр кичергәндер, минем дә күңел нечкәрде. Берәү дә тамаша залын ташлап чыгарга ашыкмады. Рәхмәт сүзләре, чәчәк букетлары....хисләр өермәсе барын...
Басып алкышлады. 14 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге филармония бинасындагы концерты тәмамланыр алдыннан "Гомер бит ул озын бер юл" җырын башкарганда тамашачы, дәррәү басып, алкышлап җырлатты Руслан Зөфәр улын.
Үзе нинди хисләр кичергәндер, минем дә күңел нечкәрде. Берәү дә тамаша залын ташлап чыгарга ашыкмады. Рәхмәт сүзләре, чәчәк букетлары....хисләр өермәсе барын да бөтереп алды. Тәүге имтиханын әнә шулай ике "5"легә тапшырды ул. Тамашачы әнә шулай бәяләде аны. Тамашачы гына түгел.
Руслан белән бер сәхнәдә җырлаган Татарстанның атказанган артисты Зөһрә Шәрифуллина да:
- Тамаша залын тутырып килгәнегезгә рәхмәт. Бүген моң бәйрәме... Руслан - моңлы, милли җанлы бала, чиста күңелле. Сәхнәгә юл ярулары җиңел түгел, киләчәктә дә менә шундый заллар тотарга язсын аңа, Руслан кебекләр сезнең яраткан җырчыларыгыз булсын. Без аны бик яратабыз...- диде. Без дә! Әфарин, Руслан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев